tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Алтын Урда: тарихы һәм бүгенгесе” дигән темага лекция узды
Уфада “Алтын Урда: тарихы һәм бүгенгесе” дигән темага лекция узды

Уфада “Алтын Урда: тарихы һәм бүгенгесе” дигән темага лекция узды

Якташыбыз, чыгышы белән Кушнаренко районыннан булган Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев Уфада “Алтын Урда: тарихы һәм бүгенгесе” дигән темага лекция укыды.

Башкортстан татарларының “Берлек” оешмасы һәм узган ел оештырылган “Мәрьям Солтанова исемендә”ге дискуссия, ягъни фикер алышучылар клубы татар җәмәгатьчелеген әледән-әле күркәм чаралары белән сөендереп тора. Клуб җитәкчесе Нәфисә Акчурина тырышлыгы белән бик күп очрашулар узды. Аеруча Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, сәнгать фәннәре кандидаты Идрис Газиев, галим, тарих фәннәре докторы Фаил Сафин, күренекле этносәясәтче, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков, “Ихлас” мәчетенең имам-наибе Альфред Дәүләтшин белән узган очрашулар чарада катнашучылар күңеленә хуш килде. Чираттагысы якташыбыз, чыгышы белән Кушнаренко районыннан булган Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев белән узды. Аны тыңларга тарихчы галимнәр, зыялылар, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре килгән иде.

“Алтын Урда: тарихы һәм бүгенгесе” дигән темага узган лекциядә Казан кунагы “Алтын Урда тарихы”н өйрәнү мәсьәләләре, тарихны өйрәнүдәге чыганаклар, үзәк тарафыннан чыгарылган китаплар турында сөйләде. Ул урта гасырны өйрәнү буенча чыккан җитди басмалар дип Әбүбәкер Каландарның “Каландар-намә” басылуын, Үтәмеш-хаҗи, Абдулгаффар Кырыми турында китаплар чыгуын, Мәхмүт әл-Болгарыйның “Нәхҗел фәрадис” китабын нәшер итәргә әзерләнүен сөйләде.

Илнур Миргалиев, шулай ук, Монгол империясеннән аерылып Алтын Урданың дәүләт буларак формалашуы, ислам динен кабул итүе, диннең урыны, дәүләтнең сәяси һәм икътисади ныгуы мәсьәләләренә дә тукталды. Галим үзәк чыгарган “Золотоордынское обозрение” журналы белән дә таныштырды.

Лекцияне оештыручы “Берлек” оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина Илнур Миргалиевка “Башкортстан алтыны”н – бер чирек бал тапшырды.
Ике сәгатькә якын барган чыгыштан соң Илнур Миргалиев сорауларга җавап бирде. Чара күмәкләп фотога төшү белән тәмамланды.

Чараны оештыручы Нәфисә Акчурина сүзләренә караганда, киләчәктә дә төрле темаларга фикер алышулар, бәхәсләр дәвам итәчәк. Аның сүзләренчә, мондый чаралар мәдәният, мәгърифәт, мәгариф, ислам дине тарихы буенча белем нигезләрен камилләштерү, туган телне саклау һәм үстерүгә булышлык итү максатыннан оештырыла.

Алсу Төхвәтуллина

Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*