tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Усть-Багаряк халкы авыл, аның мәктәбе һәм мәктәпкә нигез салучының юбилейларын билгеләп үтте
Усть-Багаряк халкы авыл, аның мәктәбе һәм мәктәпкә нигез салучының юбилейларын билгеләп үтте

Усть-Багаряк халкы авыл, аның мәктәбе һәм мәктәпкә нигез салучының юбилейларын билгеләп үтте

24-25 октябрьдә Чиләбе өлкәсе Кунашак районында урнашкан Усть-Багаряк авылында тантаналы чаралар үтте. Алар бергә өч датаны берләштерде: авыл төзелүгә 305 ел, авыл мәктәбенә – 90 ел, мәктәпкә нигез салучы һәм аның беренче директоры Җамалетдин Камаловның тууына 130 ел.

Усть-Багаряк авылы Чиләбе өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Авылның урыны бик матур – ул Синара елгасы ярларында җәелеп утыра. Биредә төрле милләт вәкилләре яши, ләкин күбесенчә – татарлар. Борынгы заманда бу җирләр Себер ханлыгына караган. Тирә-яктагы халык авыл  янындагы изге саналучы Мәһәди ташны зыярәт итәргә килә. Риваятьләр буенча Мәһәди беренче булып бу урынга килеп урнашкан кеше була. Табигатьнең матурлыгына сокланып, шушында төпләнеп кала. Ә изге саналучы ташта ул гыйбадәт кылган булган. Таш өстендә аның аяк эзләре уелып калган. Шунысын да билгеләп китәргә кирәк, бу авылда танылган тарихчы Альберт Борһанов туып-үскән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*