tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яугир шагыйрьнең рухи дәвамчысы йөрәкләрдә сакланыр
Яугир шагыйрьнең рухи дәвамчысы йөрәкләрдә сакланыр

Яугир шагыйрьнең рухи дәвамчысы йөрәкләрдә сакланыр

Казанда 5 ноябрьдә вафат булган Ләйлә Фатих кызы Кәримова ватанпәрвәрлек үрнәге буларак татар иҗтимагый тормышының үзәгендә кайнап яшәде

Казанда 5 ноябрьдә вафат булган Ләйлә Фатих кызы Кәримова ватанпәрвәрлек үрнәге буларак татар иҗтимагый тормышының үзәгендә кайнап яшәде.

Татарстан Республикасы, татар милләте бу көннәрдә зур югалту кичерә. Татар әдәбияты классигы, яугир шагыйрь, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган каһарман Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримованың йөрәге 2020 елның 5 ноябрендә тибүдән туктады.  Күренекле җәмәгать  эшлеклесе, Фатих Кәримнең тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнгән, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү юлында искиткеч зур эшләр башкарган бу якты шәхесне Татарстанда һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр.

Ләйлә Кәримова рухи чисталык, туры сүзлелек, милләткә һәм татар әдәбиятына тугрылык сыйфатлары белән легендага әверелгән шәхес. Ләйлә ханым, әтисе һәлак булганнан соң 75 ел үткәч тә, Фатих Кәримнең рухын һәм ватандашлык идеалларын, шигъри образларын, сугышчан батырлыгын бүгенге шартларда халык күңелендә яшәтүгә зур өлеш кертте. Фатих Кәрим репрессия елларында кичергән газапларны гадел итеп тасвирлау, аның иҗатында халкыбызның чисталыгын, фидакарьлеген күрсәтү хәзерге заман яшьләрен чыныктыру чарасы булып хезмәт итә.

Ләйлә Кәримова катнашлыгында  иҗат ителгән әдәби-публицистик әсәрләр, документаль кинофильмнар, спектакльләр җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителде.

Ләйлә Кәримованың тормыш юлы үзенчәлекле.   1937 елның 11 ноябрендә Казанда туган.  Әтиләре Сталин төрмәсендә утырган, аннары 4 ел дәвамында сугыш утында йөрегән елларда кечкенә Ләйләне һәм аның апасы Аданы әниләре Кадрия ханым Ишукова тырыш,  сабыр, булдыклы шәхесләр итеп, әтиләренең рухи үрнәгендә тәрбияләп үстерә. Мәктәпне тәмамлагач, Ләйлә Фатих кызы Казан университетының география факультетында укый, велосипед, чаңгы спорты белән шөгылләнә, зур ярышларда, иҗтимагый чараларда катнаша.

Сугыштан соңгы авыр елларда үскән күпчелек яшьләр кебек үк, Ләйлә Кәримова заводка эшкә урнашып, хәзмәттә зур нәтиҗәләргә ирешә. Ул “Точмаш” һәм электрон-хисаплау (ЭВМ) заводларында монтажчы, смена мастеры, профсоюз эшләрен оештыручы буларак 35 елдан артык хезмәт куя.  Шул ук вакытта ул Фатих Кәримнең тормышын, иҗатын өйрәнү, татар шигъриятен һәм әдипләрен пропагандалауга күп көч куя.

Ләйлә Кәримова Казанда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм башка төбәкләрдә, әтисенең туган ягы Башкортостанның Бишбүләк районында үткәрелгән әдәби очрашуларда, патриотик кичәләрдә катнашты. Ул һәрвакыт Фатих Кәрим иҗаты һәм каһарманлыгы белән кызыксынучы яшьләр белән тыгыз элемтәдә булды.

Ләйлә Кәримова әтисе һәлак булган Калининград өлкәсе, Багратионовски районына барып, анда үткәрелгән чараларда катнашты. Ул Ает авылында Фатих Кәрим музеена, Казанда, Әлмәттә, Түбән Камада, Мәскәү өлкәсендә һәм Калининград өлкәсенең Багратионовски шәһәрендә ачылган музейлар, патриотик клублар эшчәнлегенә һәрвакыт ярдәм итеп торды.

Ләйлә Кәримованы заводта эшләгән хезмәттәшләре дә, әдәбият сөючеләр дә, әдәбият галимнәре дә хөрмәт итәләр. Татар милли-мәдәни оешмалары, татар теле укытучылары, әдәбият сөючеләр Ләйлә Фатих кызының рухи  байлыгын, ватанпәрвәрлеген югары бәяләделәр. Ул Советлар Союзының “Почет билгесе” ордены, РФ медалләре белән бүләкләнгән. 2017 елда Л.Ф.Кәримовага Башкортостан Республикасы Бишбүләк районының  шәрәфле гражданины исеме бирелде.

Ләйлә Кәримованың якты истәлеге Татарстан Республикасы тарихында, татар милли-мәдәни мохите сәхифәләрендә һәм милләттәшләребез йөрәгендә мәңге сакланачак.

БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ
ФОТОАРХИВ:
ЛӘЙЛӘ КӘРИМОВА ӘТИСЕНЕҢ ТУГАН ҖИРЕНДӘ

Бу фоторәсемнәрдә Ләйлә Кәримова тормышының бер генә көне күренә. 2017 елның июнендә аңа Фатих Кәрим туган Бишбуләк районының почетлы гражданины исеме бирелгән иде. Казанда, Мәскәүдә, Калининград өлкәсендә үткән мондый йөзләрчә очрашу Ләйлә апаның йөрәк яраларына шифа булгандыр дип ышанасы килә..Ул әдәбиятны, кешеләрне, туган илне ярата иде. Ләйлә ханым катлаулы һәм тирән мәгънәле гомер кичерде.

Римзил Вәлиевның Бишбуләктә 2017 елда төшергән фоторепортажы да моны раслый.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*