tatruen
Баш бит / «ТАТАРЛАР» газетасыннан / Зилә ВӘЛИЕВА: «Казан кирмәне – башкалабызның йөрәге ул»
Зилә ВӘЛИЕВА: «Казан кирмәне – башкалабызның йөрәге ул»

Зилә ВӘЛИЕВА: «Казан кирмәне – башкалабызның йөрәге ул»

Казан Кремле – барлык татарстанлыларның горурлыгы. Башкалабызга кем генә килсә дә, халкыбызның рухын, хәтерен, тарихын саклаган шушы урынны күрмичә китми торгандыр. Ул безгә гасырлар төпкеленнән мирас булып килеп ирешкән уникаль һәйкәл. 2000 елда Казан Кремле, әлеге уникаль тарихи һәйкәл статусын ныгытып, Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы объектлары исемлегенә кертелде. Кремльнең бүгенге яшәеше белән якыннан танышу, аны «Халкым минем» газетасы укучыларына да җиткерү максатыннан Казан кремле дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Рәхимҗан кызы ВӘЛИЕВА белән очраштым.

Казан Кирмәне күпләрне ерактан үзенә тартып тора. Зилә Рәхимҗановна, музей-тыюлыкның агымдагы тормышы, максатлары белән таныштыра алмассызмы?

– Кыска гына итеп әйткәндә безнең тыюлык – Казан шәһәренең һәм милләтебезнең йөрәге. Ул Татарстанның һәм татар халкының дәүләтчелеген хәтерләтүче кыйммәтле ядкәр. Күп гасырлар дәвамында нәкъ бу калкулыкта иң мөһим вакыйгалар булган, дәүләт башлыклары, тарихи шәхесләр яшәгән. Аның туфрагы һәм диварлары илне саклау, дәүләт тоту белән бәйле вакыйгаларны хәтерли. Татар халкы һәм Татарстан өчен генә түгел, гомумән Россия тарихы өчен хәлиткеч тарихи вакыйгалар монда булган. Шуңа күрә Россия Федерациясе акчаларына Казан Кремле сурәтен төшерү бәйгесендә катнашу да очраклы түгел. Ул илдәге һәм дөньядагы иң гүзәл һәйкәлләрнең берсе.

Казанга килгән дәүләт эшлеклеләре, зур җитәкчеләр, билгеле шәхесләр һәм гомумән барлык кунаклар бу тарихи урынга керми китә алмый. Биредә республика Президенты рәсми затларны кабул итә, иң җитди киңәшмәләр монда үтә. Президент аппараты Кремльдә эшли. Республика язмышы өчен мөһим карарлар, рәсми белдерүләр гадәттә биредә игълан ителә.

Чыннан да Казан Кремле ул башкалабызның үзәге. Ул безнең Татарстаныбызның да, Казанның да күп гасырлык тарихы барлыгын раслап тора. Аның мәйданы 3 гектар ярым территорияне били, әле аннан тыш Кремльнең диварлары тирәсендә элекке гасырлардан калган һәйкәлләр, манара калдыклары да бар.

Хәзер инде сигез-тугыз гасыр элек корылган биналар сакланмаган. Казандагы борынгы һәйкәлләрнең кайберәүләре җир астында калган. Кайсы һәйкәлнең нинди тирәнлектә, нинди мәчетләрнең җир астында калганлыгын археологик тамгалар белән билгелиләр. Мәсәлән, хәзер Кремль төзүчеләргә һәйкәл куелган бакчада элекке Кол Шәриф мәдрәсәсе бинасының аскы нигез кирпечләре булуын, мәчет бинасының нигезен күзаллап була. Мондый тарихи ядкәрләрне кадерләп саклап, үткән заманнар турында хакыйкатьне киләчәккә җиткерү дә безнең максатыбыз булып тора.054

Һәм, әлбәттә, тарихны, мәдәниятебезне кунакларга күрсәтү, халыкны аның белән дөньякүләм мәдәният фонында таныштыру, хәзерге дәүләт эшчәнлегенә ярдәм итү безнең вазыйфаларыбыз.

Казан Кремле тормышының хуҗалык, көнкүреш яклары сезнең өчен аның рухи-эстетик образын алыштырмыймы? Биредә көн саен эшләүчеләр ядкәрләрнең тарихи һәм уникаль булуына күнегеп бетәдер бәлки?

– Юк, алыштырмый. Күнегеп тә булмый. Үзебез эшләгән урынның нинди булуын беркайчан да онытып җибәрмибез. Кремльгә салкын, битараф карау мөмкин түгел. Ул чыннан да рухыбызның ныклыгын, иминлеген, бөтенлеген, республикабызда гомер итүче төрле милләт халыкларының дуслыгын ныгытучы, иминлеген саклаучы гүзәл бер символ. Сәгатьле Спасс манарасы, җомга көнне Кол Шәриф мәчетендә азан тавышын яңгыравы, христианнарның зур бәйрәмнәре булса, Благовещение соборында кыңгырау тавышы, Сөембикә манарасының алтын ай белән болытларны уйнатып җибәргән кебек күренеше – болар чын мәгънәсендә бер яктан гасырларның, узган заманның визуаль манзарасы булса, икенче яктан Президентыбызның резиденциясе, республикага чит илләрдән, башка төбәкләрдән килгән кунакларының Кремльгә килүе бүгенге тормышның гөрләп торуы турында сөйли. Ә безнең бурыч – менә шушы бәяләп бетергесез рухи байлыкны саклау, баету, дөньяга таныту.

Соңгы елларда Казанга, аның үзәге булган Кремльгә килүче туристларның саны арткан. Ике миллионнан артык туристның монда килүен ничек аңлатасыз? 

– Иң беренче сәбәп – Татарстанның соңгы елларда дөньякүләм аренада нык танылуы. Шулай ук, бу хәл республикада халыкара дәрәҗәдәге зур вакыйгалар үткәрүе белән нык бәйле. Спорт, мәдәният буенча зур проектлар халыкара багланышларны ныгыта. Башкалага күпме кунак килсә дә, алар Казан белән танышуны Кремльдән башлый. Моңа туган җирдән еракта яшәүче, Казанны сагынып кайтучы якташлар да кушыла.

Бер телевизион тапшыруда Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева миңа гаҗәеп ихлас һәм төгәл фикер әйткән иде: «Мин бала чакта абзыем Казан Кремленең открыткасын алып кайткан иде. Шул открыткага карап, Казан Кремлен күрсәм, үземне бик бәхетле кеше итеп хис итәр идем, дип уйлый идем…» Бәлки шушы ядкәрне, Сөембикә манарасын күрү кешенең эчке халәтен, хәтта язмышын үзгәртәдер?

Кремльгә ерактан ук гашыйк булучылар, аны үз күзләре белән күргәч, аларның хыялындагы образ сакласын дип тә тырышабыз. Күпләрнең яраткан урыны, күңелләренә сеңгән матур манзара һәм шәхси тормышы белән бәйле истәлеге булып тора бит әле ул Кремль.089

Әлбәттә, Кремль безнең күңелгә бигрәк тә Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы белән бик якын. Монда өйрәнелгән тарих шактый. Кремль территориясендә беренче казу эшләрен Казан университеты галимнәре башлап җибәрә. Соңрак Альфред Халиков үзенең зур өлешен кертә. Ә инде иң зур масштабта, Казанның 1000 еллык юбилеена әзерләнгәндә археологик эшләрны Айрат Ситдиков алып барды. Киләчәктә аларның тапкан әйберләрен Кремльнең археологик музеенда күрсәтергә дә мөмкинчелек туар дип без бик өметләнәбез.

Безне дә бәләкәй чакта Кремльгә экскурсиягә алып килгәннәр иде. Монда Пугачевны да тотканнар, дип күрсәткәнне хәтерлим әле мин.

– Әйе, ул чыннан да шулай. Элекке гасырларда ханнар, патшалар да монда торган, төрмә итеп кулланылган биналар да бар. Кремльдәге кайбер биналар төрле вакытта төрле вазыйфа башкарган. Спас манарасы аша кергәч уң яктагы биналарның берсендә империя башкаласына алып барылучы тоткыннарны, шул исәптән Емельян Пугачев, Салават Юлаев кебек тарихи шәхесләрне ябып тотканнар.

Батурин урамына караган калкулыктагы бинада XVIII гасырда, Петр I заманында атаклы эшкуар Михляевның туку фабрикасы булган. Пугачев күтәрелеше елларында Кремльнең тышкы ягында урнашкан (соңгы елларда монда онкология диспансеры урнашкан иде) бу бинаның төрмәгә әверелүе мәгълүм. Тарихка ул «пересыльный» төрмә, яки еракка озатылучы тоткыннарны саклый торган бина буларак кергән.

Казан Кирмәнендә Салават Юлаев тотылган урынны күрер өчен туристлар Башкортстаннан махсус килә. Пугачев турында материаллар җыйганда Александр Пушкин да Казан Кремленә килгән. Пушкинның «Капитанская дочка» дигән әсәрендә бу вакыйгалар чагылыш таба. Студент Владимир Ульяновны кулган алгач та монда китергәннәр. Репрессия елларында билгеле шәхесләр, шул исәптән Хәсән Туфан, Фатих Кәрим һәм башка әдипләр, вакытлыча Кремль астындагы шул «пересыльный» төрмәдә тотылган. Узган елларда онкология хастаханәсе урнашкан бу бина хәзер Тарих институтына бирелде.

Зилә Рәхимҗановна, биредәге тарих өйрәнелеп беткән дип уйлыйсызмы?

090– Юк, әлбәттә. Бүгенге көндә өйрәнергә лаеклы тарих катламнары җитәрлек. Мәсәлән, без Бөек Ватан сугышы елларында Кремльдә эшләгән, яшәгән Сергей Королевның беләбез бит инде. Ләкин аның кайсы бинада эшләве, яшәве төгәл билгеле түгел. Төрле елларда Кремльдә яшәгән, пропискада торган кешеләр дә булган. Гомумән, монда һәр адымда, һәр бинада тарих һәм кызыклы материал. Без аның һәр битен өйрәнеп, язып, туплап китаплар чыгарып, халыкка җиткерү дигән максатта торабыз, зур энциклопедия булыр дип өметләнәбез.

Һәрбер катламга тотынган саен Казанның Россия дәүләтчелегенең бер зур нигезе булып торганлыгы ачыклана. Чыннан да, элекке гасырлардан башлап бүгенге көнгә кадәр шундый кызыклы фактлар, сөендерә торган әйберләр табыла. Мәсәлән, күргәзмәләр әзерләгәндә Ватанны сакларга кирәк булганда Казан, Татарстанның иң беренче таяныч булуы гел ачыкланып тора. «Боевая слава России» дигән патриотик документаль фильм ясаганда мәскәүлеләр дә Казанның тарихы шул хәтле бай икәненә шаккатып: «Кремльдә йөргән саен күбрәк мәгълүмат  беләбез», – дип гаҗәпләнеп киттеләр.

Кремльләр Россиядә күп бит. Шулай да Казан Кремле ил тарихының, татар язмышының зур өлеше, төп өлеше дип әйтер идем мин.

Без, чыннан да, татар кальгасы. Безгә килгән кеше шәрыкъ традицияләрен, татарларның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнергә, күрергә тели. Читтән  килгән кеше бәйләнешләрне ныграк тоя. «Сезнең Кремльдә борынгы бәйләнешләр сизелә, иҗат орлыкларының бергә үсеп яңа чәчкә бирүләре күренә», – диләр кунакларыбыз. Чыннан да, бүгенге көндә безнең Кремльдә туристларны кызыксындырган бөтен мәгълүматлар һәм ядкәрләр бар һәм бу искиткеч бай материал.

Гомумән, гыйлем туплау – республикабыздагы татар музейларының зур традицияләренең берсе. Татарның хатын-кызлары да гыйлемле булган. XVI-XVI гасырлардан ук патшасы хатын-кыз булган халыклар, дәүләтләр юктыр. Булса да сирәктер. Ә безнең Сөембикә-ханбикә тарихта калган. Хатын-кызларның белемгә омтылышы, гаиләдә, ирләренә зур эшләрдә таяныч булып яшәү тәртибе, миңа калса, бүген дә дәвам итә. Мин кайчакта Ираннан, Төркиядән килгән кунакларга Мөхлисә Бубый үрнәген күрсәтәм. Беренче тапкыр казый дәрәҗәсенә күтәрелгән хатын-кыз язмышы белән танышкач алар шакката.

Андый затлы хатын-кызларыбыз күп безнең. Мондый шәхесләрнең образын, исемен без чын мәгьнәсендә брендка әйләндерергә тиештер. Шуның өчен бу эшне ныклап дәвам итәргә кирәк.

Кремль музей тыюлыгына килгән турист нинди музейлар белән таныша ала?

– Иң элек – Кремль үзе бар яктан тоташ һәйкәл, үзенчәлекле архитектураны, төрле стильләр катнашуын саклаган һәйкәлләр комплексы. Күз алдында торган һәйкәлләрне санап килсәк, монда Сөембикә манарасы да, төрле гасырда төзелгән башка корылмалар, шулай ук Манеж бинасы да бар. Благовещен соборы Казандагы мөһим тарихи бина булып санала, чөнки ул XVI гасырга бәйле.

Шулай ук тыюлык берничә музейны да үз эченә ала. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы белән төзелгән Кол Шәриф мәчете ачылгач бер елдан соң корылган Ислам мәдәнияте үзәге Татарстан һәм татар мөселманнары өчен традицион булган фикер-әхлак, дини тормыш гадәтләрен дә тасвирлый.

Россия мөселманнары өчен бик мөһим, үзенчәлекле мәгълүматлар бүген бигрәк тә кирәк. Иң күп кеше йөри торган Ислам мәдәният үзәге кебек музейлар Россиядә сирәк очрый. Безгә килгән туристлар исламның безнең якларга кайчан килүе, нинди халыклар белән бәйле булуы, татарларның кайчан бу динне кабул итүе, нинди традицияләргә бәйле икәнлеге белән кызыксыналар. Ислам мәдрәсәләрендә укучылар дини белем белән бергә, дөньяви белем дә алган. Без бу турыда җентекләп сөйлибез.

Мәскәү мәчетендә дә шундый тарихи музей, күргәзмә оештырырга без ярдәм иттек. Мәчеттә  музей булдыру бер яктан үзенчәлекле, икенче яктан кешегә мәгълүмат туплар өчен дә уңай. Күпләрдә кызыксыну уята торган зур уникаль электрон Коръәнебез бар. Анда иң беренче тарихи басмаларны карап, Коръән сүрәләрен тыңлап була, татар, инглиз рус телендә тәрҗемә дә бар. Өлкәннәр өчен дә, яшьләр, балалар, гомумән музейга килгән кешеләр өчен бик файдалы.

Дөнья һәм Россия тарихы, мәдәнияте, Татарстанның һәм татар халкының язмышы белән безнең тыюлыкта урнашкан музейларда танышырга мөмкин.

Тыюлык музейлары белән беррәттән, сынлы сәнгать музее карамагындагы «Хәзинә» музее, Милли музейның бүлекчәсе – Бөек Ватан сугышы музее бар.

Иң уникаль үзенчәлекләргә килгәндә, 10 елдан артык эшләп килүче Эрмитаж-Казан үзәге бар. Монда Санкт-Петербургтагы Дәүләт Эрмитажы ярдәмендә 15 зур күргәзмә оештырылды. Мондый вәкилчелекләрне Дәүләт Эрмитажы Амстердамда, Лас-Вегаста һәм безнең Казан Кирмәнендә генә оештырган. Зур галим, музейчыларның «атасы» Михаил Пиотровский Татарстан җитәкчелеге белән бергә Казанда кабатланмас экспозицияләр булдыруга зур игътибар бирә. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремле тыюлыгының ихтыяҗларына, без оештырган чараларага зур игътибар бирә, ярдәм күрсәтә. Безнең тыюлык хезмәткәрләре өчен дә сынау булган бу күргәзмәләрнең һәркайсы тарихи әһәмияткә ия. Дәүләт җитәкчесе Минтимер Шәймиев та Казан Кирмәне тормышын һәрвакыт күз алдында тота. Соңгы күргәзмә Багдад илчелегенең Ибн Фадлан көндәлегендә тасвирланган сәяхәтенә, ислам диненең рәсми рәвештә Болгар дәүләтендә кабул ителүенә багышланды. Анда IX-X гасырларга һәм Болгар тарихына караган 2 меңләп экспонат куелган.

Безнең өчен бигрәк тә кадерле булган Татарстан Республикасы дәүләтчелеге музеен киңәйтүгә бик күп көч салына. Бу эш әле дә дәвам итә. Татар халкының килеп чыгуы, хуннәр һәм төрки дәүләтләр тарихыннан, Болгар дәүләтеннән башлап, бүгенге Татарстандагы иҗтимагый тормышка кадәр вакыйгалар, шәхесләр тасвирлана. Бу музей тагын киңәйтеләчәк һәм ул яшьләрнең милли үзаңын тәрбияләүдә мөһим чарага әйләнер дип өметләнәбез.

Балалар, гаиләләр яратып керә, кабат-кабат килә торган бер музейны урап үтү мөмкин түгелдер. Ул – Табигать тарихы музее. Казан урынында борынгы заманаларда диңгез булуын да ачыклый, динозаврлардан Татарстан нефтенә хәтле узган тарихны күрсәтә торган табигать тарихы музее Кремльдә иң популяр урыннарның берсе.

Былтыр без Благовещение соборының тарихи музеен ачтык. Ул үзе иң борынгы бина. Христиан дине тарихының бер өлеше шушы собор белән бәйле. Без аны да тасвирларга тырыштык. Ул музей да туристларда кызыксыну уята. Ике музейда без бүген балалар өчен дин тарихын укытыр өчен хәтта дәрес программаларын да оештырдык. Әле менә укытучылар үзләре тыңлап киттеләр. Аллаһы бирсә, балалар да килер дип ышанасы килә.

Музей фондлары  баймы?

– Без яшь музейлар исәбендә. 22 ел музейлар өчен бик кыска гомер дип санала. Кремль музейларының фонды бик бай дип әйтеп булмый. Татар тарихының ядкәрләре, Казандагы фондлардан киткән әйберләрнең күбесе Россия музейларында саклана. Төрле чорларда Бөтенсоюз күргәзмәләре оештырылып, бездәге бай материал анда урын алып, соңыннан Мәскәү, Санкт-Петербург музейларына таратылган. Үзебезнең иң матур эшләнгән әйберләрнең үзебездә булмавы кызганыч, әлбәттә. Икенче яктан: «Ярый алар ул музейларда сакланган, башка җирдә булса, нинди язмышка дучар булыр иделәр», – дип, шатланып та куясың. Төрле чаклар булды бит. Татар тарихын өйрәнү, күрсәтү тыелган чорлар да кичердек.

Ә хәзер заман үзгәрде. 2000 елда Казан Кремле ЮНЕСКОның бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелгәч, безнең өчен яңа тормыш башланды. Дөнья илләренең, халыкларының безгә кызыксынуы арта, башка музейлар белән хезмәттәшлегебез киңәя.

Без илебездәге һәм чит илләрдәге иң абруйлы музейлар белән хезмәттәшлек алып барабыз. Әлбәттә, иң беренче чиратта Эрмитаж, Мәскәүдәге Тарих музее, Третьяков галереясы һәм башка музейлар белән. Санкт-Петербургтагы этнографик музей белән бигрәк тә тыгыз элемтәдә эшлибез. Алар инде бездә ике күргәзмә үткәрде. Беренчесе, татарларның XVIII-XIX гасырдагы кул эшләре буенча булса, икенчесе инде Россия халыкларының спорт уеннары турында. Соңгысы Универсиадага бәйле күргәзмә иде. Менә өченчесенә дә әзерләнәбез. Ул 2017-2018 елларга планлаштырыла. Бик кызыклы күргәзмә булыр дип өметләнәбез. Императорларга биргән бүләкләр арасында татарлардан килгән матур әйберләр бар. Императрицага бирелгән чигелешле жилеткалар, күлмәкләр, искитмәле хаситәләр, энҗе белән чигелгән аяк киемнәре һәм башка әйберләр. «Золотая кладовая» дигән җирдә татар ювелирлары эшләгән әйберләр күп. Аларны татарстанлыларга алып кайтып күрсәтергә теләгебез зур.

Аерып әйтәсем килә – Казан Кремле музей гына түгел, төрле мәдәни чаралар, фестивальләр, концертлар үтә торган рухият казаны. Бездәге чараларны күрер өчен даими рәвештә Казан кирмәне сайтына кереп карарга киңәш бирәм. Анда Интернет аша виртуаль сәяхәт итәргә мөмкинлекләр бар. Адресын үзегезнең компьютерга, кесә телефонына кертеп куйсагыз, һич үкенмәссез: http://www.kazan-kremlin.ru/

Бу көннәрдә безгә игътибар артты,  Казан Кирмәнен Россия банкнының 200 сумлык һәм 2000 сумлык акчасына төшерү өчен оештырылган тавыш бирү бара. Дөньяның, Россиянең теләсә кайсы почмагында яшәүче һәркем безнең өчен тавыш бирә ала. Татар халкына, Казанга шәһәренә битараф булмаучылар читтә калмасын иде.

Зилә Рәхимҗановна, «Халкым минем» газетасы укучыларына теләкләрегез нинди булыр?

– Безнең халыкның нинди заманада булса да рухы көчле һәм ныклы булган. Менә без шушы рухи ныклыкны югалтмыйча үз тормышыбыз белән яшәргә тырышырга кирәк. Ә ул тормыш тарихка, гореф-гадәтләргә, мәдәнияткә, әдәбиятка, йолаларыбызга да бәйле. Татар булып яшәү ул бик җаваплы. Татар ул гомергә белемле дә, акыллы да, сәләтле дә булган. Безгә акылны беркайчан югалтмыйча, гаиләне дә, йорт-нигезне дә саклап, милләткә тугры булып яшәргә кирәк.

Әңгәмәдәш – Гөлназ ШӘЙХИ
“Халкым минем” газетасы,  сентябрь 2016

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*