tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта Гаяз Исхакыйны искә алу кичәсе узды
Ташкентта Гаяз Исхакыйны искә алу кичәсе узды

Ташкентта Гаяз Исхакыйны искә алу кичәсе узды

ашкентта Мөхтәр Әшрәфи исемендәге музейда Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге тарафыннан Гаяз Исхакыйны искә алу кичәсе оештырылган иде. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге хәбәр итә.

Кичәне Үзбәкстанның дәүләт хор капелласы солисткасы, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасының атказанган артисткасы Ф.Халдарова ачып җибәрде.

Татар халык җырларының үзенчәлекле башкаручысы Әдһәмова Г. Исхакыйның тормышы һәм иҗаты турында, 10 майда 99 яшен билгеләп узачак Ташкент шәһәрендә яшәүче туганы Сөембикә Шәрипова гаиләсенең авыр тормышы турында сөйләде.

Чирчик шәһәрендә яшәүче шагыйрә А.Иштуганова үзенең патриотик шигырьләре белән кичәне татар һәм үзбәк телләрендә дәвам итте.Чарада «Мирас» татар халык ансамбле «Аллаһка шөкер» җырын башкарды.

Өлкән фәнни хезмәткәр, Ташкент шәһәре милли-мәдәни үзәгенең идарәсе әгъзасы Р. Шиһабетдинов Гаяз Исхакыйның тормышы буенча тарихи белешмә бирде.

Р. Нәбиуллин музей җитәкчелегенә уртак чаралар оештыруда даими ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук кичәдә катнашучыларга чәчәкләр тапшырды һәм иҗатта уңышлар теләде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/04/182009/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*