tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта татар оешмасы җитәкчеләре белән очрашу
Ташкентта татар оешмасы җитәкчеләре белән очрашу

Ташкентта татар оешмасы җитәкчеләре белән очрашу

Бүген, 23 сентябрь көнне Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вөкиллеге бинасында Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура”сы рәисе Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе  Ринат Закиров Ташкенттагы татар оешмасы җитәкчеләре белән очрашты. Бу очрашуда Татар иҗтимагый мәдәни–агарту үзәге Идарәсе рәисе Ришат Набиуллин, Татар иҗтимагый мәдәни–агарту үзәге  каршында эшләүче Аксакаллар Шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин, Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вөкиленең ярдәмчесе Нариман Кәримов катнашты. Очрашуда сүз татар тормышын активлаштыруда нинди мөмкинлекләре куллану, телне  саклау, мәдәни чараларны баету турында барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*