tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар дөньясы”на 10 яшь
“Татар дөньясы”на 10 яшь

“Татар дөньясы”на 10 яшь

Омски өлкәсе татарлары өчен бердәнбер матбугат чарасы булган “Татар дөньясы” газетасына ун яшь тулды. Әлеге басманың 2003 елның декабрендә беренче саны дөнья күргән булса, хәзер аның 101нче саны чыккан. Газета урыс һәм татар телләрендә нәшер ителә, 2500 тиражлы булып бастырыла. “Татар дөньясы”ның баш мөхәррире Гөлсинә Әхмәрова. Басманың оештыручысы һәм иганәчесе, Омски шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Тамир Алимбаев.

Бәйрәм кичәсендә чыгыш ясаучыларның һәммәсе Омски татарларының «Татар дөньясы» газетасын эчтәлеге, бизәлеше ягыннан да, Омски өлкәсендә генә түгел, башка төбәкләрдә дә танылган булуы белән дә бүгенге көндә бәя биреп бетергесез басма булуын ассызыкладылар.

Юбилей уңаеннан газетаның махсус саны чыккан. Аның сәхифәләрендә төрле төбәкләрдән – Татарстаннан, Төмән өлкәсеннән, Тубылдан, Оренбурдан, Уфадан, Самардан, Ижаудан, Сембердән, Семейдән һәм башка шәһәрләрдән юлланган күпсанлы тәбрикләүләр урын алган.

Беренче битендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның, Омски өлкәсе башлыгы Виктор Назаровның, Омски мэры Вячеслав Двораковскийның, Русия думасы депутаты Олег Смолинның һәм Себер ягы диния идарәсе мөфтие Зөлкарнәй Шакирҗановның котлавы да куелган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*