tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар кызына хас сыйфатларны балалар бакчасыннан ук сеңдерәләр
Татар кызына хас сыйфатларны балалар бакчасыннан ук сеңдерәләр

Татар кызына хас сыйфатларны балалар бакчасыннан ук сеңдерәләр

Кукмара районының Зур Сәрдек авылы ” Әкият ” балалар бакчасында ” Татар кызчыгы ” бәйгесе узды. Ул 5 биремнән тора. Беренчесе – ” Таныш булыйк”. Катнашучы кызлар үзләре белән таныштыру өчен кызыклы алымнар уйлап тапкан.

2 нче биремдә әниләре белән бергә милли ризыклар әзерләү осталыкларын күрсәттеләр.  3 нче биремдә җыр- биюгә булган осталыкларын ачтылар. 4 нче биремдә табышмакка җавап эзләделәр. һәм соңгы бирем “Әбиемнең сандыгы” дип аталды.

Кызлар биремне зур осталык белән үти. Бәйгедә катнашучыларның чыгышларына тәрбиячеләрнең, әти-әниләренең дә тырышлыгы салынган. Кызларга төрле номинацияләрдә грамоталар тапшырылды. “Татар кызы” исеменә Зилия Әхмәтшина лаек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*