tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар мәдәнияте көннәре Тубыл районында
Татар мәдәнияте көннәре Тубыл районында

Татар мәдәнияте көннәре Тубыл районында

29 нчы январьда Санниково авылы мәктәбендә Байкалово, Кутарбитка, Дегтярево, Ворогушино, Приртышский, Санниково, Түбән Аремзян, Надцы авыл поселенияләре делегацияләре катнашында  Тубыл районында  Татар мәдәнияте көннәре  тантаналы рәвештә ачылды. Кунакларны, тамашачыларны район хакимияте  башлыгының урынбасары Марат Ихсан улы Бакиев, район милли мәдәни автономия рәисе Альберт Бикшан улы Апсатаров, Санниково  авыл поселение башлыгы  Җәмалетдин Тимир улы Атнагулов  сәламләделәр.

IMG_6731Алып баручы район мәдәният үзәгенең фольклор буенча белгече Лилия Харис кызы Фәизова: “Татар халкы гасырлар буе нинди генә сынауларга очраса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен, үз мәдәниятен саклап килгән халык. Татар телендә сөйләшү күңелне иркәли, татар җыры, татар моңы авыр кичерешләрдән арындыра, рухи биеклекләргә күтәрә, тормышыбызга ямь өсти,” -дип бәйрәм тамашасын башлады.

Алып  баручыларның сүзләре килгән кунакларның күңелләрендә  горурлык хисләрен уятты. Тәнзилә Мортазина башкаруында “Себер Гимны”,  “Бәйрәм” ансамбленең чыгышы, Зөфәр Янгулов, Нурхаят Шаһбанова башкаруында җырлар бәйрәмгә килгән тамашачыларның күңелләрен күтәрде. Районда узган татар мәдәнияте көннәренең программасы эчтәлекле һәм кызыклы булды. Һәр делегация үзләренең талантларын күрсәтте, халкыбызның халык авыз иҗаты, мәдәнияте белән тамашачыларны таныштырды.

IMG_6772Районның төрле почмакларыннан килгән делегатлар  татар ашларын пешерә белү осталыкларын күрсәттеләр, викториналарда катнаштылар, милли уеннарны уздыру осталыгында ярыштылар.  Делегацияләр арасында иң матур, иң талантлы иҗади чыгыш ясаучылар да билгеләнде. Абруйлы жюри әгъзаләре: район үзәк китапханәcенең җитәкчесе Тәнзилә Зәки кызы Ниязова,  себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлфирә Хәмитулла кызы Шәмсетдинова, район мәдәният үзәге җырчысы Нурхаят Нургали кызы Шаһбанова катнашучыларның чыгышларына бәя бирделәр. Беренче урынга  Прииртышский  авыл поселениясе, икенче урынга  Санниково поселениясе, өченче урынга Байкалово поселениясе  лаеклы дип игълан ителде. Байкалово поселениясе чыгышларын Ирек авылы артистларының чыгышлары бизәде. Татар авылларыннан үзешчән артистлар  талантлары,  уңганлыклары, хезмәт сөючәнлекләре белән тамашачыларның мәхәббәтен яуладылар. Татар мәдәнияте көннәре  безнең төп байлыгыбыз- халкыбыз, туган телебез, мәдәниятебез булганын тагын бер мәртәбә дәлилләде бәйрәм чарасы.

Тубыл районында татар мәдәнияте көннәре 25 февральга кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә  район мәдәният үзәгенең җырчылары, биючеләре бәйрәм концерты программасын Вәчир, Лаемтамак, Янгутум, Ләчек, Тәпкен, Күкрәнде, Ахманай авыллары тамашачылары әһәмитятенә тәкъдим итәчәкләр.  “Туган телебездә сөйләшик, татар милли бәйрәмнәрен онытмыйк” дигән теләкләр белән оештыручылар саубуллаштылар.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*