tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар милли-мәдәни мохтарияте һәм “Иртеш”  өлкә мәдәният үзәге җыелышты
Татар милли-мәдәни мохтарияте һәм “Иртеш”  өлкә мәдәният үзәге җыелышты

Татар милли-мәдәни мохтарияте һәм “Иртеш”  өлкә мәдәният үзәге җыелышты

Омсиның шәһәр иҗтимагый оешмалары – татар милли-мәдәни мохтарияте һәм “Иртеш”  өлкә мәдәният үзәге рәисе Тамир Алимбаев әлеге оешмалар активы белән җыелыш үткәрде. Рәис  урынбасарлары соңгы өч айда  башкарылган эшләр белән хисап тоттылар, алдагы эш планнары каралды. Ике оешма да балалар белән эшләүнең әһәмиятен ассызыкладылар. Мәктәпләрдә, хәтта татар авылларында да, татар теле дәресләреннән мәхрүм булган балаларны татар рухында тәрбияләү, халкыбызның танылган шәхесләре белән таныштыру, динебез кануннарын аңлату кебек эшләрне алга куйдылар. Тамир  Алимбаев күптән түгел генә Казанда БТК  Башкарма комитеты оештырган форумда катнашуы, анда куелган сораулар турында сөйләде.

 

Розалия Сайганова

Омск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*