tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар рухы һәм каләм» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды
«Татар рухы һәм каләм» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

«Татар рухы һәм каләм» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Татар дөньясының тормышын, көнкүрешен иң яхшы яктыртучы «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Быелгы бәйге  Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллыгына багышланды. Оештыру комитетына Россия Федерациясе төбәкләреннән, Татарстан Республикасы районнарыннан һәм шәһәрләреннән 102 эш килде.

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнде:

“Татар дөньясының тормышын һәм эшчәнлеген яктыртучы иң яхшы материаллар”:

  1. Гыймадов Фаил Фәиз улы, «Болгар» радиосы;
  2. “Яңарыш” мәгълүмати нәшрият үзәге

“Милли мирас”:

  1. Шарова Луиза Николаевна, “Татарстан” журналы;
  2. Хуҗин Илдус, «Саф чишмә» газетасы

“Милләт шәхесләре”:

  1. Фәйзуллин Равил Габдрахман улы, “Казан утлары” журналы;
  2. “Шәһри Казан” газетасы.

“Татар дөньясының тормышын һәм эшчәнлеген яктыртучы иң яхшы фоторәсемнәр”:

  1. Козловский Михаил Борисович, Татарстан Республикасы Президентының матбугат үзәге;
  2. Галиев Рамил Якуб улы, “Татар-информ” агентлыгы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*