tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар рухы һәм каләм» бәйгесенә 91 гариза тапшырылган
«Татар рухы һәм каләм» бәйгесенә 91 гариза тапшырылган

«Татар рухы һәм каләм» бәйгесенә 91 гариза тапшырылган

Татар дөньясының  тормышын, көнкүрешен иң яхшы яктыртучы «Татар рухы һәм каләм» Бөтенрусия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең Оештыру комитеты беренче нәтиҗәләрен ясады.

Бүгенге көндө Оештыру комитетына 91 гариза тапшырылган. Статистика буенча: БДБ илләреннән, төгәлрәк Казахстаннан – 1; Русиянең 8 төбәгеннән – 17; Татарстанның 11 районыннан – 28 һәм Казан шәһәреннән  – 45.

Журналистларның иҗади җимешләренә түәндәге номинацияләр буенча бәя биреләчәк: “Татар халкының тормышын һәм көнкүрешен яктырту”; “Татар авылларының сакланышын һәм үсешен яктырту”; “Татар халкына хезмәт итүче эшмәкәрләрнең хезмәтен яктырту”; “Татар милли  көрәшен популярлаштыру”; “Балалар өчен иң яхшы журналистик материал”; “Милли мәгариф мәсьәләләрен яктырту”; “Татар халкының милли мәсьәләләрен яктыртучы интернет-сәхифә”, “Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктырту”, “Милли тормышны яктыртучы иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы”.

Бәйге нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә 3 җиңүче билгеләнә. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр Казанда  21 февральдә Халыкара Туган тел көнендә тантаналы рәвештә тапшырылачак.

Әйтергә кирәк, «Татар рухы һәм каләм» Бөтенрусия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе бүгенге көндә татар җәмгыятен борчыган  мәсьәләләре ачык әйтеп калу өчен зур мөмкинчелек тудыра торган мәйдан.

Бәйгенең оештыручылары: “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*