tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар язучылары Чыңгыз Айтматов турында истәлекләрен яңартты
Татар язучылары Чыңгыз Айтматов турында истәлекләрен яңартты

Татар язучылары Чыңгыз Айтматов турында истәлекләрен яңартты

Татарстанга Кыргызстан Республикасыннан «Айтматов дөньясы. Айтматовсыз дөнья» кинопроекты авторлары – Чыңгыз Айтматовның улы Әскәр Айтматов, режиссер Бакыт Караголов, төшерүче оператор Айбәк Җангазиевлар килде. Кинопроект Чыңгыз Айтматовның  тууына 90 ел тулуга багышлана.

7 февральдә Кыргызстан кунаклары Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә татар язучылары — Разил Вәлиев, Рабит Батулла,  Хатыйп Миннегулов, Ренат Харис, Равиль Файзуллин, Зиннур Мансуров, Вахит Имамов, Роберт Миңнуллин, Данил Салихов, Газинур Морат, Эльмира Шарифуллиналар белән очраштылар.  Чыңгыз Айтматов турында истәлекләр татар язучыларында аз түгел.  Очрашу әлеге истәлекләр белән уртаклашып,  шагыйрьләр Газинур Морат, Роберт Миңнуллин, Эльмира Шәрифуллиналарның Чыңгыз Айтматов һәм аның әнисе турында шигырьләре белән үрелеп барды.

Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*