tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар җыры”ның 20 еллык юбилей концертында ике дистә елның хитлары яңгыраячак
“Татар җыры”ның 20 еллык юбилей концертында ике дистә елның хитлары яңгыраячак

“Татар җыры”ның 20 еллык юбилей концертында ике дистә елның хитлары яңгыраячак

21 декабрь көнне “Пирамида” залында “Татар җыры”ның 20 еллык юбилей концерты узачак. Анда популяр җырчылар соңгы ике дистә елның хитларын башкарачак.

20 ел эчендә “Татар җыры” фестивале, республикабыз кысаларына гына сыймыйча, бөтен татар музыка дөньясының иң дәрәҗәле вакыйгасына әверелде.

“Татар Җыры” кебек масштаблы проектның түгәрәк датасы сизелми генә узып китә алмый. Фестивальне оештыручылар һәркемнең йөрәк түренә үтеп керерлек искиткеч шоу әзерли. Дулкынландыргыч мизгелләр һәм бик күп сюрпризлар вәгъдә ителә, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*