tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Татарлар – Европарламентта
Татарлар – Европарламентта

Татарлар – Европарламентта

22 апрель көнне Бельгия башкаласы Брюссельдә тарихи вакыйга булды – Европа парламенты каршында Ауропа татарлары альянсы (АТА) оешты. Татарстаннан оештыру корылтаена кунак сыйфатында баручылар – БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, конгрессның тышкы элемтәләр бүлеге мөдире Ленара Кутиева һәм без фәкыйрегез бу чараны милләтебезнең бер аягы белән Европа Берлегенә керүе дип бәяләдек. Брюссельне гизеп йөргән көннәрдә Казандагы кебек җиләсрәк булса да, барча җимеш агачлары шау чәчәктә иде. Милләтебезнең бүгенге халәтенә охшаттык моны. Сәяси мохитебез салкынчарак торса да, күңелдә өмет бар.

Йомылырга түгел, ачылырга кирәк

Шунысы сәер: корылтай алдыннан әлеге альянс оешачагы турында хәбәр интернетта шау-шу куптарды. Янәсе, бу берлек “өлкән туган” кушуы буенча, өстән торып оештырыла. “Мондый фикерләр чынлыкта вәзгыятьне тирәннән белмәүчеләрдән чыга. Әлеге башлангыч бу көннәрдә генә тумады. Узган ел без Латвиядә, Клайпедада альянсны оештыру комитеты утырышында катнашкан идек инде. БТК түгел, Европа татарлары башлангычы ята моның нигезендә. Ничек инде Европа татарлары артында Россия торсын?! Көлке бу. Билгеле, Россия йогынтысы бар. Лә­кин ул тараф татарлар оеша башлагач кына пәйда булды. Әүвәл Европада татар яшьләре оешмасы барлыкка килде. Анда, гомумән, Россиянең бернинди катнашы бул­мады. Яшьләр үзләре мөс­тә­кыйль җыелды. Инде Клайпедада Россия тарафы, уянып җитеп, безнең дә йогынты булырга тиеш дип катнашты. Ләкин бу гайре табигый хәл түгел. Россиядә читтәге ватандашлар белән хезмәттәшлек итү оешмасы бар.

Конгресс ул оешма белән күптәннән хезмәт­тәшлек итә. Без Россия Тышкы эшләр министрлыгы аркылы, шушы оешма белән хезмәттәшлек итеп, чит илләрдә яшәүче берничә йөз ватандашны үзебезгә укырга китердек. Читтән киләләр икән, без дә анда бара алабыз. Шуңа күрә дәүләт дәрәҗәсендә эшләү­дән баш тарту дөрес булмас иде. Без бит яшьләр җыеннарын да шулай – Россия Тышкы эшләр министрлыгы ярдәмендә оештырдык. Нигә әле Мәскәүдән акча алмаска?! Бюджетыбызның бер өлеше шунда китә бит. Тышкы эшләрдә дәүләт катнашмый булдыра алмый. Татарстан мөстәкыйль дәүләт түгел бит, Россия эчендәге бер респуб­лика. Шуңа күрә Татарстан үз мәнфәгатьләрен Россиянең тиешле оешмалары аркылы кайгырта. Телисеңме-теләмисеңме, вәзгы­ять шундый”, – дип исәпли бу җәһәттә Дамир Исхаков.

Чынлап та, корылтайда катнашкан кешеләр артында, нигездә, 10-15 елдан артыграк эшләгән оешмалар тора. Шуңа күрә Россия Франциядә, Германиядә яисә Англиядә яшәгән татарларга ничек фәрман бирә алсын инде?! Бәлкем, мәскәүлеләр бу альянска БТК аша йогынты ясарга уйлыйдыр. Чөнки аның үзәге Россия эчендә урнашкан. Әмма бу бит безнең аерым мәнфәгатьләр юк дигән сүз түгел. Әйтик, Россия Европа Берлегендә урыс теленең әһәмиятен арттырырга, шундагы телләрнең берсе итеп игълан итүләрен тели; бу җәһәттә Европадагы ватандашларына таянырга җыена. Балтыйк буе илләрендә урыслар шактый бит. Шушы вакытта Россия безгә дә татар телен Европаның рәсми телләреннән берсе итеп танытырга ярдәм итсен дигән таләпне куя алабыз. “Казанда Универсиада үткәрмәскә кирәк дигән чакыруга охшаган бу. Үз эчеңә бикләнеп, безгә Мәскәү каршы, басым зур булганга, берни эшли алмыйбыз, дип читтән кычкырып яту гына булачак бу. Чынлыкта безгә дөньяга ачылырга кирәк. Европа Берлеге каршында шушындый берлек оештыру – дөньяга ачылуның бер ысулы инде ул”, – дип йомылырга түгел, ачылырга чакырды Дамир әфәнде.

Милли моңнар

Мөгаен, Европа парламенты диварларында моңарчы татар те­ленең болай иркен яңгыраганы булмагандыр. Хәер, җыелышта татарча да, урысча да сөйләделәр (шөкер, тәрҗемәчеләр бар иде). Англия, Польша, Болгариядән сайланган Европа парламентарийлары изге ният белән йөрүчеләрне инглизчә тәбрикләде. Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Чит ил­ләрдәге Россия ватандашлары белән хезмәттәшлек итү агентлыгы, Бельгиядәге РФ илчелеге вә­килләре, БТК башкарма комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Закировның котлавы да бик урынлы, вакытлы яңгырады.

Корылтайда сөйләнгән чы­гышларның берсендә Европа Берлеге илләрендә 30 мең татар яши дип әйтелде. Әмма бу якынча гына сан. Чөнки бу тарафларда яшәүче шактый гына татарның Россия гражданлыгы саклана, ә алар Европа гражданлыгы алмаган. Кайтып китеп йөрүчеләр дә шактый. Европа татарларының борынгы диаспорасы – Литва һәм Румы­ниядәге (Добружа) милләттәш­лә­ребез. Д.Исхаков, Литвада 15 мең чамасы татар булса, Добружада татарларның саны, төрле мәгъ­лүматлар буенча, 25-37 меңгә кадәр булырга мөмкин, дип исәп­ли. Польша татарлары да анда борынгыдан яшәүчеләргә керә. Финляндиядәге татар диаспора­сының бер гасырдан артык яшәве мәгълүм. Калганнары – аерым илләрдә яшәүче хәзерге диаспора вәкилләре, күптән түгел күчеп ки­лүчеләр. Дөрес, 15-20 ел дәва­мында яшәүчеләр дә шактый. Ме­нә шуларның вәкилләре – 17 илдән килгән 18 оешма җитәкчесе, активистлар, милли йөзебезне саклап калу юлларын, проблема-кыен­лыкларны барлаганнан соң, Ауропа татарлары альянсы оештырды. Дөрес, әле анда чит илләрдәге татар милли оешмаларының шактые катнашмады. Әйтик, Литвадагы татар оешмаларының яртысыннан гына вәкилләр булды. Шунысы кызык: корылтайда катнашучылар арасында әле 10-15 ел элек кенә Казанда укып, эшләп йөргән Ришат Сабитов (Франция), Альбина Хәйруллина-Вәлиева (Болгария), Алсу Сәләхетдинова (Төркия), Рөстәм Хөсәеновны (Голландия) күрү бик күңелле булды, сез аларны рәсемдә күрәсез (сулдан уңга). Корылтайда катнашкан Тәлгат Измайлов (Словакия), Айдар Гайнуллин (Германия), Рөстәм Хөсәенов (Голландия) хакында үз вакытында “ВТ”да кызыклы гына язмалар да басылган иде.

Делегатларны тәгаен нәрсә борчый соң?

– Тупланып, күмәкләшеп яшә­мәгәч, туган телебезне өйрәнү өчен якшәмбе мәктәбе оештыру да кыен. Шулай да без татар телен өйрәнү курслары ача алдык. Әгәр Россиядән ярдәм күбрәк булса, зуррак эшләр дә башкара алыр идек. Россия – урыс дөньясы гына түгел ул. Илдә халык саны ягыннан икенче урында торган татарларга да саллы ярдәм күрсәтелергә тиеш (Венера Вәгыйзова, Германия). Венера ханым сөйләгәндә күптән түгел Россия Хөкүмәтенең Парижда урыс мәдәнияте үзәге төзү өчен берничә миллиард сум акча бирергә җыенуы турындагы хәбәр искә төште.

– Татар кая гына барса да үз мәктәбен булдырырга тырыша. Мәктәп ачу өчен иң элек балалар җыярга кирәк. Без балалар да җыйдык. Әмма финанслаштыру җитмәде: ачтык-яптык, ачтык-яп­тык. Шулай да радиода татар тапшырулары оештырдык. Ул “Дуслык” татар радиосы дип атала. Әмма әдәбият җитми, чыганаклар аз. Мәдәният министрлыгы безгә виза чакырулар эшләтүне җиңе­ләйтсен иде (Фәүзия Һадиул­лина, Эстония).

– Соңгы елларда ун яшь кешебез Англиягә китте. Авылдашла­ры­бызның күбесе Вильнюска йөреп эшли. Сабантуй уздыруга тәкә табу да кыен хәзер. Безнең Кырыктатар авылында йөз кеше яши. Ни кызганыч, бөтен мәдәни чараларны җәен урамда уздырабыз. Бюджетыбыз бик кечкенә. Кунаклар кабул итү, мәдәни чаралар, бәйрәмнәр уздыру, якшәмбе курслары оештыру өчен авылыбызда мәдәни үзәк ачасы иде (Фатыйма Сөләйман кызы Буйновска, Литва).

– Без Европага этник культурабыз белән кызык. Шуңа күрә Татарстанда диаспораларда укыту өчен татар теле һәм этник культура буенча дәреслек булдырсыннар; сән­гать, җыр-музыка буенча мас­тер-класслар үткәрү өчен белгеч­ләр җибәрсеннәр иде. Милли киемнәребезне, музыка коралларыбызны яңарту да елдан-ел кыенлаша бара (Зилия Кәримова, Висагинас шәһәре, Литва).

Финляндия вәкиле, җирле мәхәллә имамы Рамил хәзрәт Беляев корылтай эшчәнлегендә кү­зәтүче сыйфатында гына катнашса да (алар әле бер ел көтәргә булган) күбебезне борчыган җитди мәсьә­лә күтәрде. “Шактыебыз бүген дә урысча чыгыш ясады. Милләтнең беренче сыйфаты – аның теле. Оешманың рәсми теле татар һәм инглиз телләре булсын иде”, – дип тәкъдим итте ул. Чынлап та, борчыган мәсьәлә бу. Кайбер оешма башлыклары дистә елдан артык милли хәрәкәтебездә булса да, туган телебездә адәм рәтле сөй­ләшергә өйрәнми. Үзе татарча юньләп сөйләшә алмаган килеш ничек инде ул башкаларны бу эшкә күндерә алсын? Дөрес, шундыйлар да бар: үзләре яхшы гына татарча сөйләшсә дә, балаларына туган телебезне өйрәтми. Мондый кешеләрнең ихласлыгына ышану кыен.

Шөкер, яшәешебездә проблемалар гына түгел, үрнәк алырлык мисаллар да шактый. Әйтик, Европарламент әгъзасы, Польша вәки­ле Януш Войцеховский, Европа мәдәнияте тамырлары татарларга да бәйле, Литва кенәзлегендә толерантлык булган дип, парламентта һәрвакыт татар мәнфәгатьлә­рен яклаячагын белдерде. Польшадан килгән профессор Селим Хазбиевич та, үз заманында татарларга, башка диндәгеләргә өйлән­гән сурәттә, гаиләләрендә ислам динен саклау хокукы бирелгән­леген җиткерде. Наполеон армия­сендә татар гаскәрләре, татар атлылары булганлыгын да искәртте ул. Дамир Исхаков исә үз чыгышында, Европадагы толерантлык Алтын Урда белән багланышлар вакытында салынган; әйтик, французлар, итальяннар Алтын Урдадан күпләп бодай алган. Һуннар заманында ук бабаларыбыз Европада булып киткән, кайберләре урнашып та калган, дип белдерде.

Корылтай ахырында альянс­ның уставы, хартиясе кабул ителде, логотибы тәгаенләнде. Берлек рәисе итеп – Литвадагы “Нур” татар җәмгыяте рәисе Флүр Шә­рипов, аның урынбасарлары итеп Германиядән Бари Дианов, Болга­риядән Альбина Хәйруллина-Вә­лиева сайланды. Җыен Тукаебыз­ның мәшһүр “И туган тел” җырын җырлап тәмамланды. Шунысы да мөһим: рәис ике елга гына сайланды. Ике елдан соң рәислек, үзәк башка илгә күчә. Берничек тә бер ил генә йогынты ясый алмый. Бер ил – бер тавыш принцибы кабул ителүе дә яхшы. Киләчәктә альянсны Татарстан белән бергә, тыгыз мөнәсәбәттә эшләтергә кирәк булса, яңадан җыелып, уставка үзгә­решләр кертү кыен булмас, дип килеште ахырда делегатлар. Оешманы татарча берлек, берләшмә дип тә атап булыр иде. Әмма альянс сүзе Европада яхшы аң­лашыла, “Ауропа татарлары аль­ян­сы”н АТА дип кыскартып йөртү дә уңышлы булачак, дигән карарга килде милләттәшләребез.

Мондый берлек кемгә кирәк?

Ни гаҗәп, инде альянс оешкач, Казанга кайткач та, мондый берлек кемгә кирәк, татарларга ни бирә соң, дигән сорауларны ише­тергә туры килде. Әлеге альянс беренче чиратта Россия эченнән күптән түгел генә күчеп киткән татарлар өчен кирәк. Күбесенең әти-әнисе, туганнары Россиядә яши, безгә кайтып-китеп йөри. Еш кына виза алырга туры килә, ягъни даими элемтә булырга тиеш. Аннан соң бит әле Словакиядәге кебек урыс телле ватандашлар берләш­мәсендә әгъза булып торучылар да бар (шунысы кызык: Словакиядә аның җитәкчесе урыс яки украин түгел, үзебезнең Буа районында туып үскән якташыбыз Тәлгат Измайлов). Анда татар бүлеге – бер сектор гына. Аерым җәмгыять булып теркәлү өчен өч меңнән артык әгъзаң булу кирәк икән. Хәтта украиннарның да мөстәкыйль оеш­масы юк. Ни ишле булган төрекләр дә, аерым оешма булып түгел, ислам җәмгыятендә теркәл­гән. Ишле булганда ил бюджетыннан ярдәм алу да, йогынты ясау да ансатрак, билгеле.

Корылтай ахырында Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәки­ле Татьяна Смирновадан: “Сабантуй үткәрү өчен сездән ярдәм алып буламы?” – дип кызыксынды делегатлар. “Март аеннан калдырмый гариза язсагыз, булыр”, – дип вәгъдә итте ул. Дөрес, милли оешмаларыбызга аерым илләрдә, әйтик, Эстониядә, Польшада ярдәм бирелә. Инде хәзер, альянс оешкач, бөтен Европа күләмендә милли чараларга грант алу мөмкинлеге булачак. Әлеге дә баягы сабантуйны үткәрү өчен Европа Берлеге бюджетыннан да акча алырга юл ачыла. Анда милли бәйрәмнәр уздыруга булышлык күрсәтү фондлары да бар.

Бөтендөнья татар конгрессы­ның статусын күтәрү өчен дә уңышлы булды әлеге альянсның оешуы. Хәзер АТА, коллектив әгъ­за буларак, конгресс составына керәчәк. Инде хәзер Киевтә, Астанада гына түгел, Европа Берлеге каршында да БТКның бер зур, саллы бүлеге гамәл кылачак.

– Безнең өчен БМО каршындагы дәүләти булмаган берләш­мәдә теркәлү үзмаксат түгел. Ул – дә­вамлы эшнең бер этабы. Безнең андый ниятебез – төрле халыкара оешмаларга кереп, мил­ли хәрәкә­тебезне таныту исәбе бар, әлбәттә. БТК егерме ел дәвамында эшләп моңа шактый якынайды. Милләт­тәш­ләре­без­нең Европа Берлеге каршында Ауропа татар альянсы оештыруы да – шуның бер чагылышы. Хәзер конгрессның иле­бездә дә, халыкара оешмалар алдында да дәрәҗәсе үсә бара. Корылтайда 28 ил вәкилләре кергән Европа парламент депутатлары­ның җы­лы мөнәсәбәте яхшы сизелде. Дүрт депутатның теләктәш­лек белдерүе, өчесенең шәхсән катнашуы – моңа ачык дәлил. Татар конгрессының эшчәнлеге, хал­кыбызның милли яңарыш юлында баруы, моның халыкара масштабта чагылышы, Татарстан­ның, Ка­зан­ның уңышлары – болар бөте­несе бер юнәлештәге эшләр, казанышлар, – дип белдерде бу уңайдан Ринат Закиров.

Ауропа татарлары альянсы оешу кан-кардәшләребезгә Европа Берлегендә үз урыннарын табу, Европа халыклары арасында үз­ләрен тиң итеп тою мөмкинлеге бирсен, татар милли хәрәкәтенә шифалы йогынты ясасын, җыеп әйткәндә, милли йөзебезне саклап калуда ярдәм итсен иде, дип кайттык без Брюссельдән.

Автор: Рәшит Минһаҗ
Чыганак: “Ватаным Татарстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*