tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан белән Чехия арасындагы ныклы күпер
Татарстан белән Чехия арасындагы ныклы күпер

Татарстан белән Чехия арасындагы ныклы күпер

Прага буйлап сәяхәтне дәвам иттереп, Татарстан Республикасының Чехия Республикасындагы сәүдә вәкиллегенә тукталдык. Ул 1996 елда оеша. Аның бүгенге вәкиле 2008 елдан Зөфәр Тәлгать улы Абделгалиев. Белеме буенча юрист. Ул унбиш ел Чехиядә яши.щ

“Бу илдә телне белмичә, яратмыйча яшәргә ярамый. Шулай ук туган телеңн онытырга ярамый. Мин монда гаиләм белән күчкәндә татарларны белми идем. Яши-яши татар гаиләләре табылды. Менә хәзер унбер ел дәвамында милли бәйрәмебез Сабантуен уздырабыз. “Азатлык” радиосы егетләре-кызлары белән бергәләп оештырабыз. Иганәчеләр ярдәмгә килә. Безнең бәйрәмгә башка милләт вәкилләре дә, Төркия, Россия илчелекләреннән, күрше илләрдән дә кунаклар килә Сабантуена.Татарстаннан җырчыларның да килүе бәйрәмебезгә ямь өсти. Аннан Иске яңа ел бәйрәмен дә татарлар җыелып бәйрәм итәбез. ”, ди Зөфәр Тәлгать улы.

Татарстанның Чехиядәге сәүдә вәкиллеге Россия илчелеге, Россия сәүдә вәкиллеге белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Әлеге вәкиллек шулай ук, Германия, Австрия, Польше, Словакия илләре белән дә икътисадый багланышларны ныгыта. Чехия белән Татарстан арасындагы 2008 елда сәүдә әйләнеше еллына миллиард ярым доллар булган. Бу иң зур хезмәттәшлек елы булган. Ә болай даими әйләнеш ел дәвамында 250 миллион доллар тәшкил итә. Чехиядән Татарстанга төзелеш материаллары, машина төзелеше җиһазлары керсә, Татарстаннан каучук, нефть, фанера, йөк машиналары өчен шиннар алалар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның агымдагы елның апрель аенда Чехиягә эшлекле сәфәреннән соң, хезмәттәшлек тагын да арткан. Ул чакта өч инвестицион проектны тормышка ашыру максатыннан килешүләргә кул куелган. Шулай ук, Казан Федераль университеты һәм Чехия югары уку йортлары арасында уртак хезмәттәшлек турында килешенгән. 2013 елда, тиз арада уртак фәнни проектлар тормышка ашырыла башлаган да. 2014 ел башында ук, икенче семестрда КФУда чех телен өйрәнү курслары ачылачак.

фото: vatantat

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*