tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанда татарлар белән очрашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанда татарлар белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанда татарлар белән очрашты

Татарстан Президенты дөньяның кайсы иленә генә барса да, үз визитын андагы татарлар белән очрашудан башларга тырыша. Төркмәнстәнгә сәфәрендә дә ул милләттәшләребез белән күреште. Бу тарихи, беренче шундый очрашу. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша. Ул Президентны очрашуга килгән татарлар белән таныштырды.

Президент белән очрашуга иң актив милләттәшләребез җыелган. Шуларның берсе –  Рәшидә Әсәдуллина. Ул татар телен, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау өчен кулыннан килгәннең барсын да эшләргә тырыша. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чараларда да бик теләп һәм актив катнашбыз, ди. Рәшидә Әсәдуллина Төрекмәнстанга татар артистларын җибәрүне сорады. Шулай ук Казанда Төрекмәнстандагы татар рәссамнары һәм сынчыларының күргәзмәсен оештырсак, әйбәт булыр иде, дип белдерде.

Очрашуда Төркмәнстанда яшәүче, Казан федераль университетын тәмамлаган милләттәшебез Нәзирә Ялкабова да чыгыш ясады.

Татарстан белән Төркмәнстан арасында тыгыз элемтә урнашты. Бу дин, тел, мәдәни һәм тарихи традицияләр белән дә бәйле. Шуңа күрә Татарстанда безнең республикадан күп кенә студентлар укып кайтты. Мин дә 2012 нче елда Бөтендөнья татар конгрессы програмасы буенча Казан федераль университетына укырга кердем. 6 ел эчендә Казан минем өчен яраткан шәһәремә әйләнде. Татарстан минем дәү әниемнең дә Ватаны. Мин ышанам, безнең дәүләтләр арасындагы хезмәттәшлек ныгыр һәм алга таба үсәр, диде ул.

Милләттәшләребез үзләрендә сабан туен үткәрәсе килүләрен әйттеләр, ярдәм сорадылар. Чыгышларны тыңлаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов татарларга рәхмәтләрен җиткерде. ” Без бергә һәм бердәм булырга тиеш, шул вакытта гына милләт буларак сакланып калырбыз,”- диде Рөстәм Миңнеханов. Сабан туе хакында җитәкчелек белән сөйләшергә кирәген әйтте. Әгәр уңай хәл ителсә, киләсе елга милли бәйрәмебезне уздыру да мөмкин булыр дип ышанычын җиткерде.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Төркмәнстанда Татарстанның вәкиллеге эшләвен ассызыклады. Биредә яшәүче татарларны ул берләштереп торырга тиеш, диде.

Очрашу ахырында Президент Рөстәм Миңнеханов  Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән Төркмәнстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Төркмәнстанның рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам Камил Вәлиәхмәтовны бүләкләде.

Белешмә өчен:

Төркмәнстанда милли иҗтимагый оешмалар төзү рөхсәт ителми. Шуңа күрә биредә  теркәлү узган татар оешмалары да юк. Шулай да милләттәшләребез Ашхабад һәм Төркмәнабад шәһәрләрендә татар җәмәгатьчелекләре булдырган. Төркмәнстанда яшәүче татарларның төгәл саны юк. Милләттәшләребез исәпләве буенча, республикада 15 меңләп татар калган булырга тиеш.

Бөтендөнья  татар конгрессы Төркмәнстандагы татарлар белән тыгыз элемтәдә. Татар диаспорасы вәкилләре конгресс оештырган чараларда, форумнарда  актив катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*