tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты яңача фикер йөртергә, кыю эш итәргә тәкъдим итә. (Юллама кайтавазы)
Татарстан Президенты яңача фикер йөртергә, кыю эш итәргә тәкъдим итә. (Юллама кайтавазы)

Татарстан Президенты яңача фикер йөртергә, кыю эш итәргә тәкъдим итә. (Юллама кайтавазы)

Мондый чыгышны көтеп алалар

Һәр җитәкченең үз хезмәттәшләре, гавәме алдында җентекләп хисап тотуы, киләчәккә максатлар, бурычлар билгеләве табигый күренеш. Бу шулай булырга тиеш. Һәм ул ирешелгән казанышларны бизәбрәк күрсәтсә, алдагы максат-бурычларны мавыктыргач, өметле итеп тасвирларса, беркем гаҗәпләнмәскә тиеш. Гомумән, уңай күренешләргә басым ясау җитәкчеләр өчен табигый хәл. Чөнки хакимиятне хурлаучылар һәрвакыт табылып тора, тискәре күренешләр үзләре теләсә нинди тишектән үтеп керәләр. Урамга чыгып яки матбугатта тәнкыйтьләмәсәләр дә, кешеләрнең күңелендә яки үзара сайрашканда сукранулары  шактый еш очрый торган күренеш. Шуңа күрә елга бер тапкыр зурдан кубып эшләрнең кайда таба тәгәрәгәнен илбашыннан ишетү зур әһәмияткә ия. Гадәттә мондый чыгышны көтеп алалар, зур игътибар белән тыңлыйлар.


Быелгы юллама җитди вакыйга булды

Республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән Дәүләт Советы депутатлары алдында Татарстан Президентының 9 нчы тапкыр чыгыш ясавы бик мөһим, җитди вакыйга булды. Мин бу чыгышны зур игътибар белән тыңладым, яңа фикер һәм конкрет дәлилләрне гадәти риторикадан аерып истә калдырыргп тырыштым.

Һәм бу чыннан да төптән уйланган, тыгыз, мәгълүматлы  чыгыш иде.  Аның күләме дә шактый зур, юлламаны яңгырату өчен шактый  вакыт сарыф ителде. Хикмәт шунда: заманасы  четрекле. 12 ел дәвамында Татарстан премьер-министры, 8 ел дан артык Президент булып эшләп, идарә итүнең ачысын-төчесе татыган Рөстәм Миңнеханов зур җиңүләрнең дә, кыенлыкларның да тәмен белә.

Аңлаган кешегә хәвефләнергә сәбәпләр җитәрлек. Чөнки вәзгыять катлаулы. Соңгы 1,5-2 ел дәвамында Татарстанда банклар кризисы, өлешләп түләүле торак төзелешендә бәләгә таручылар, мәктәпләрдә татар теленең статусын киметү, милли мәгарифне “өшкерү”, Казан белән Мәскәү арасындагы шартнәмәне гамәлдән чыгару, әйбәт кенә эшләп торучы алдынгы төбәкне федераль каналлар аша хурлау, милли республикаларны таркату тәкъдимнәрен матбугатка, мөнбәрләргә чыгару рухи халәткә тәэсир итә. Мондый томанлы сазлыктан исән-имин чыгу өчен төпле план, дәлилле анализ, көчле даирәләр белән төзелгән килешүләр булырга тиеш.

Экспертлар ничек бәяли?

Президент юлламасы игълан ителгәннән  соң “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалының “Таяну ноктасы” тапшыруына 6 экспертны чакырып, әлеге чыгыш турында фикер әйттерделәр. Тапшыруны алып баручы Венера Аитова каршына чакырылган шәхесләр бүгенге Татарстан сәясәте һәм татар милли мәнфәгатен белән яхшы таныш кына түгел, үз фикерләрен яшерми торган кешеләр. Академик Индус Таһиров, сәясәт белгече Руслан Айсин,  Дәүләт Советы депутатлары Ирек Шәрипов, Камил Садриев, тарихчы этнолог Дамир Исхаков  акны ак, караны кара дип әйтә торган кешеләр. Кирәк чагында тәнкыйтьләргә күп сорамыйбыз.

26 минутлык әңгәмә вакытында, үзгә фикерле кунакларның һәркайсы Президент юлламасын үзенчә тәкърарлады. Әмма беркемнең дә бу чыгыш  йомшак яки кирәкмәгән якка тәгәрәү дип санамый. Чыннан да, өметләрне өзәргә, зарланырга урын юк кебек. Президент үзенең командасына һәм бул астындагы ресрсларга ышанып сөйли. Татарстстанда үткән дөньякүләм икътисади форумнар, спорт ярышлары, мәдәни чаралар, миллионнарча кешенең Казан белән соклануы, урам-паркларның күркәм бизәлеше  уңай тәэсир калдыра. Республиканың икътисади нигезе ныклы. 3,3 млрд. тонна нефть чыгару, “КамАЗ”ның юбилее, Татарстан АССРның 100 еллыгына әзерлек бик зур әһәмиякә ия. Күңел төшенкелегегенә бирелү урынлы да, мөмкин дә түгел. Нефть, химия, машина төзү, очкычлар, вертолетлар ясау, яңа ширкәтләр, заводлар ачылу хәзерге чорда сирәк очрый торган күренешләр.  Авыл хуҗалыгы продукөиясе белән үзебезне тулысынча тәэмин итәбез. Болар барысы да Татарстан өчен  алар табигый хәл булып күренә.

Р.Н.Миңнеханов киләсе елга планнар турында сөйләп, тагын да зуррак эшләр, матур күрсәткечләр турында сөйләде. Татарстанның  Россия федерациясендә тоткан урыны, илгә һәм халыкка кирәкле төбәк булуы турында ышаныч белән әйтте ул. Мондый чакларда республикасын яраткан һәр кеше горурланып та куя. Тарихи һәйкәлләрне саклау, музейлар, мәдәният, спорт үзәкләрен ачу теләә кемнең кулыннан килми. Татарстан хәрәкәттә, үсештә икәнлеген танымый мөмкин түгел.

Киләсе елда Татарстанның Дәүләт Советына депутатлар сайлау, табигый дәвамчылыкны саклап, кадрларны яңарту бурычы да тора. Социаль үсешне күрсәтүче саннар, рухи-мәдәни тормышның тагын да ямьләнүе дә якын чорда башкарыласы эшләр.

Кимчелекләрне яшермибез

Җитешсезлекләр дә бар әлбәттә, моны инкарь итеп булмый.Әмма, Президент юлламасында әйтелгәнчә, Татарстанның шик астына куелмый торган, үсеш күрсәткече булган казанышларын онытмау, аларның вакыт-вакыт килеп чыккан һәм, әлбәттә инде, хәл ителергә тиешле  кыенлыклар, проблемалар күләгәсендә калуына юл куймау гаять мөһим. Теләсә нинди тәнкыйть аек акылга, үткәннәргә объектив бәягә нигезләнергә тиеш.

Җитәме бу эшләр, канәгатьләндерәме? “Таяну ноктасы” тапшыруына килгән экспертлар милли үсеш, татар халкының саклануы мәсьәләләрен бүгенге хәлләрдән аерым карамыйлар. Академир Индус Таһиров бүгенге Татарстанның язмышын татар милләте язмышы белән бергә күзаллый.

Юлламада болай дип әйтелә: “Үсешебездә объектив характердагы, шулай ук кайбер оешмалар һәм затларның гаебе белән килеп чыккан билгеле бер кимчелекләр дә бар. Без аларны яшермибез. Болар – банкларга салган акчаларын кайтарып ала алмаучылар, өлешле торак төзелешенә акча кертүчеләр, авария хәлендәге торакта яшәүчеләр һәм башка проблемалар.
Без катгый төстә законнарга нигезләнеп һәм булган мөмкинлекләрне күздә тотып эш итәбез. Мондый гамәлләр бар кешенең дә күңеленә хуш килеп бетми. Әмма могҗизалар булмый.

Гадәттә, һәр проблеманың үз «авторы» була һәм алар безгә мәгълүм. Әмма мондый кыенлыкларны бетерүнең бөтен авырлыгы хакимият органнарына һәм республика бюджетына төшә.”

“Табышмаклы” фикерләр

Руслан Айсин, “Таяныч ноктасы” тапшыруында чыгыш ясап,мәгълүмат чараларында Татарстанны объектив чагылдырмау турында фикерне “табышмак” дип атады. Кемнәр соң Татарстанның капкасын дегеткә буяп тора? Ни өчен? Милли мәгарифне саклау, үстерү ни өчен авырлашты? Хакимият вертикаленә бәйле  Президент бу турыда артык тәфсилләп әйтмәде. Ул сәясәтче һәм дипломат булырга тиеш, Татарстан белән Мәскәүнең эшлекле, дустанә хезмәттәшлеген республитка җитәкчесе тәэмин итә.

Чыннан да, татар телен укытуда үзебезне тәнкыйтьләсәк тә, төп сәбәп федераль үзәк белән Татарстан арасында канун кушканча һәм гадел мөнәсәбәтләр җитмәвенә кайтып кала. Зур сәясәттә мондый “табышмаклар” очрап тора.

Президент юлламасының шактый тигез, шома булуы тормыштагы авырлыкларны инкарь итми. Мәсәлән, РФ Мәгариф министрлыгы әле дә республиканың дәүләт телен мәктәптә укыту мәсьәләсен хәл итмәгән. Шуңа күрә, баласын татар теленә ихтыяри рәвештә укытырга теләгән ата-аналар, үзләре татар булмасалар да, кайвакыт балаларының тугын теле татар теле дип гариза язарга мәҗбүр. Бу “табышмак”ның авторы әлбәттә Казанда түгел, Мәскәүдә. Ә Татарстан Президенты мәгариф министрлыгына республиканың дәүләт телен мәктәптә укыту мәсьәләсен хәл итәргә кушты.Җиңел мәсьәлә түгел бу. Халыкка, ата-аналарга, укытучыларга таянып эле четрекле төенне чишеп булыр иде.

Ә менә татарларга үз баласының туган телен татар теле дип яздыру бурычы һәркемнең кулыннан килә. Туган телне укыту тыелмый, телисең икән, өйрәнәсең, укытасың! Менә нинди бурыч куела ата-аналарга киләсе елда. Хәзер мәгарифтә төбәк (республика) компоненты киметелеп, федераль үзәккә һәм мәктәпләргә, укытучыларга, ата-аналар күбрәк хокук бирелгән. Бу мәктәплә, алалар эшләүче мөдир һәм педагоглар, уку йортын гамәлгә куйган муниөипалитетлар үзебезнеке түгелмени? Мәскәү күрсәтмә бирә,  өстән кушалар дип, моңаеп утыру, үз телеңне белсә русча белү аксый дип шөбһәләнү урынлымы соң? Булдырган кеше теләсә нинди телдә булдыра, гыйлем эсти, ә булмаганнар, ялкаулар бер генә телне атнага 12 сәгать укып та юньләп диктант яза алмый.Кайвакыт  туган теле чыннан да рус теле булган балалар да шундый хәлә төшә. Булдыклы ата-ананың зирәк баласына 2-3 тел сеңдерү кыен түгел. Татарлар моны күптәннән белә.

Татарның стратегиясе бармы?

Юлламада әйтелгән иң зур “табышмак” татар халкының үсеш стратегиясен булдыруга бәйле. Президент бу актуаль мәсьәләне күтәреп, җәмәгатьчелек һәм дәүләт оешмаларының бергә җигелеп тартуын таләп итте:”Җаваплы булган хөкүмәт органнарына, Бөтендөнья татар конгрессына, Татар федераль милли-мәдәни оешмасына тиешле структуралар белән тыгыз элемтәдә тору, эшчәнлекнең төрле формаларын куллану, шул исәптән, «Ана теле» челтәрен киңәйтү кирәк.”

Интернет аша укыта торган “Ана теле” челтәре чыннан да бар, аның ярдәмендә тел өйрәнү мөмкин диләр, ләкин интернет аша татар телен үзәштерүчеләр сирәк очрый. Чөнки тел мохиттә, аралашып яшәгәндә ачыла. Бу мохитне федераль үзәктән, чит илдән китермәсләр. Милләттәшләрнең татарлыгын уяту, саклау, милли яшәешкә җәлеп итү иң беренче чиратта үзебездән тора.

“Татар халкы үсеше Стратегиясен кабул итүне сузу безне бер дә бизәми, -диде Рөстәм Миңнеханов. – Ул татарларны милли идентификация һәм халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә уртак карашка нигезләнеп берләштерүче документ булырга тиеш. Искәртеп үтәм, бу эш өчен Бөтендөнья татар Конгрессы җаваплы.”

Бу стратегия турында сүз куертулар күптәннән килә, вәгъдәләр дә бирелде. Ләкин ул һаман юк. Татар конгрессы төзелгәнгә 26 ел тулды. Федераль мили-мәдәни мохтариятка да 20 ел. Күпме конфреренцияләр, форумнар үтте, күпме китаплар язылды, нотыклар сөйләндә. Чөнки моңа кадәр кистереп кенә бу статегия булырга тиеш, дигән җитди бурыч та куелмады. Киресенчә, әкрен кирәк, ипләп кирәк, дигән кебегрәк киңәшләр килеп торды. Хәзер Президент үзе кушты! Инде кемнәр аяк чалыр икән? Гадәттә кемнәрнең тәгәрмәчкә ничек таяк тыгуы сер түгел. Иң яманы – битарафлык, гамьсезлек, манкортлык.

Бөтен татар халкына һәм аның гуманитар структураларына, мәгарифкә, мәдәниятка, мәгълүмат системасына игътибар һәр вакыт бирелә килде. Ләкин барыбер яңару тиз бармый, соңгы елларда интернетлы, кесә телефоныннан илһам алучы буын килгәч, сүлпәнлек сизелә башлады. Глобализациягә, күптәнге рухи басымга каршы тору бик кыен! Татар халкыы үсеш стратегиясе нигезләре күптәннән ачыкланган, аны сандык төбеннән алып, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәсе бар. Бу стратегия дәүләтнекеме, халыкныкымы? Татарстанның рәсми даирәләренекеме, монда яшәгән һәм башка төбәкләрдә гомер иткән барлык татарларныкымы? Алда нинди бурычлар куелачак? Ә башка төбәкләр, гомумән татар җәмәгатьчелеге бүген нинди “стратегия” буенча яши?

Бу мәсьәләне хәл итү буенча төзелгән эшче төркем үзенең карарын чыгарыр мөгаен. Эшне кузгатып җибәрү өчен сәбәп бар: Президент  Рөстәм Миңнеханов бөтен татар милләтен, бигрәк тә милли рухлы зыялыларны уятып җибәрә торган “табышмаклар” әйтте. “Таяну ноктасы” тапшыруына чакырылган белгечләр моны таныды, алар максат-бурычларны һәм юлда очраучы киртәләрне күздән кичерә дә башлады. Димәк, 24 нче сентябрь юлламасы татар халкына да мөрәҗәгать булып кабул ителә.

Заманалар катлаулы, хәлләр четрекле булса да, Рөстәм Миңнеханов  яңача фикер йөртергә, кыю эш итәргә тәкъдим итә. Кайберәүләр инкыйраз якынаюын сиземләсә дә, Татарстан Президенты бүген  күңел түрендә генә йөрткән иң кыю, иң тәвәккәл планнары, киләчәктә тормышка ашыруга ышана, үзгәрешләрдән курыкмаска һәм нык адымнар белән  максатка барырга чакыра.

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*