tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Милли китапханәсе онлайн эшли
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе онлайн эшли

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе онлайн эшли

Короновирус авыруы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә 19 марттан 15 апрельгә кадәр Татарстан Милли китапханәсе биналарында укучыларга хезмәт күрсәтү туктатып торыла. Китапханә онлайн режмда эшли. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Якын арага билгеләнгән мәдәни чаралар да кичектерелә.

Укучыларга хезмәт күрсәтү хәзер бары тик онлайн тәртиптә генә, ягъни китапханәнең рәсми сайты, социаль челтәрләрдәге аккаунтлары, телефон аша башкарыла.

Сез читтән торып түбәндәге мәгълүмат-китапханә хезмәте төрләреннән файдалана аласыз:

Кабул ителгән кисәтү чаралары махсус режим вакытын кыскартырга мөмкинлек бирер һәм озак та үтми без Китапханәдә яңадан очрашырбыз дип өметләнәбез. Сайтта һәм социаль челтәрләрдә куелган яңалыкларыбыз белән танышып барыгыз, диелә бу хәбәрдә.

Instagram: https://www.instagram.com/kitaphane_tatarstan/

ВКонтакте: https://vk.com/kitaphane_tatarstan

Facebook: https://www.facebook.com/kitaphane.tatarstan/

kitaphane.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*