tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм  Миңнехановка

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка

Хөрмәтле  Рөстәм әфәнде!

Чуашстан Республикасында яшәүче 37 меңгә якын татарны берләштергән, туплаган  татар милли-мәдәни мохтәрияте исеменнән  Сезгә булган  кадер һәм хөрмәтебезне  җиткерәбез һәм язның беренче көнендә билгеләп уза торган олы шатлык – юбилеегыз белән  ихластан тәбрик итәбез.

Президент әфәнде! Сез Татарстан Президенты гына  түгел, ә  җир шарының барлык почмакларында сибелеп яшәгән  татар милләте Президенты да.  Без,  Чуашстанда яшәгән татарлар,  сезнең  эшчәнлегегезне даими күзәтеп барабыз  һәм ана ватаныбыз булган  Татарстанның   уңышларын үз шатлыгыбыз кебек кабул итәбез.  Аллага шөкер, бүген Сезнең тырышлык белән,  Татарстан  зур алгарыш  кичерә,  моның нәтиҗәсендә Татарстанның гына түгел, барлык татар милләтенең дә  дан-дәрәҗәсе арта  бара.   Сез милләтебез тормышына бер кайчан да битараф булмадыгыз, һәрвакыт аның тарихы, сәнгате, мәдәнияте, туган телебез өчен борчылып,  ярдәм итеп киләсез. Чуашстан татарлары да сезнең ярдәмне гел тоеп яши. Гадәттә, Татарстаннан читтәге татарлар, безнең артыбызда Татарстан тора дип горурланып сөйли. Чуашстан татарлары да, безнең таянычыбыз Татарстан һәм Минниханов дип авыз тутырып әйтә.

Без сезне, тагын бер кат юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете насыйп итсен. Милләтебез һәм Татарстаныбыз алгарышы өчен  тагы да  күп  эшләр башкарырга Ходай Тәгалә сезгә  мөяссәр кылсын.

Олы ихтирам белән,
Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе,
Татарстанның һәм Чуашстанның  атказанган мәдәният хезмәткәре
Фәрит Гыйбатдинов. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*