tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре буенча фильм төшерергә тели
Татарстан Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре буенча фильм төшерергә тели

Татарстан Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре буенча фильм төшерергә тели

Татарстан Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре буенча фильм төшерергә тели. Бу хакта мәдәният министры Ирада Әюпова «Төркиләр алтыны» төрки яшьләр бөтенроссия форумында очрашу вакытында хәбәр итте.

«Безнең Камал театрында „Телсез күке“ спектакле бара иде. Спектакль Совет-фин сугышы чорын сурәтли. Ике якта сугышкан ике сугышчыны бер-берсен үтерүдән музыка коткарып кала. Берсе икенчесенең җырлавын ишетеп, алар үзләренең бер тамырдан икәнлекләрен аңлыйлар», — дип әсәрнең кыскача эчтәлеген аңлатты министр.

«Без хәзер бу әсәрне фильм итеп төшерергә уйлыйбыз. Моның буенча эш бара. Чөнки анда бик тирән фикерләр ята», — диде Ирада Әюпова.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*