tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның беренче Президенты нигезендә
Татарстанның беренче Президенты нигезендә

Татарстанның беренче Президенты нигезендә

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышының соңгы тукталышы Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның туган авылында булды.

“Кая гына барсам да, Минтимер Шәриповичка сәләм әйтегез диләр, – дип сөйләп китте Кадрия Идрисова. –  Шуңа күрә чираттагы маршрут буларак без Әнәкне сайладык”.

DSCN9072Калфаклы милләттәшләребезне җырлы-биюле күренеш белән каршы алдылар. Бу җирлек белән танышу авыл мәчетеннән башланып китте. Алга таба актанышлыларның тагын бер горурлыгы Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрь Нур Баян иҗады белән танышу һәм мемориал комплексына чәчәкләр салу булды.

Ә аннан соң кунакларны инде М.Ш.Шәймиевның туып-үскән йортына озаттылар. Хуҗалык алдында кызыклы манзара ачылды. Шәймиевлар гаиләсенең ул чаклардагы яшәешен, тормышын матур итеп театральләштергәннәр. Бер чатта кул тегермәне белән он тарталар, алга таба сөт аерталар, теге чатта себерке бәйлиләр һ.б. Кунаклар чиратлашып М.Ш.Шәймиевның әтисе Шәрип Шәймиевка багышланган музей белән таныштылар, әлеге чарага махсус кайткан Шәрип абыйның оныклары һәм кызы Дөргалия апа белән аралаштылар.

DSCN9161Шәймиевлар нигезенә сәяхәт күңелләрне җилкендереп татарча биюләр һәм кечкенә Минтимерне Казанга укырга озату күренеше белән тәмамланды.

“Ак калфак” утырышында катнашучылар саубуллашып актанышлыларга,  каршы алган хуҗаларга, оештыручыларга, район халкының һәммәсенә үзләренең олы рәхмәтләрен әйтеп кайтыр юлга чыктылар.

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларырының иҗтимагый оешмасы чираттагы күчмә утырышны оештырган өчен Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Мисбах улы Камаевка, аның урынбасарларына, хезмәткәрләренә, шулай ук чараларны оештыруда үз өлешен керткән һәммәсенә дә үзенең олы рәхмәтләрен белдерә.

Мөнирә Сәгыйдуллина, Казан-Әнәк-Казан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*