tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Театр яктылыкка, нурга илтә…»
«Театр яктылыкка, нурга илтә…»

«Театр яктылыкка, нурга илтә…»

Ульяновск шәhәренең Тимерюл районында урнашкан «Киндяковка» мәдәният йорты карамагында татар сәнгать коллективы – «Нур» театры уңышлы гына эшләп килә. Әлеге коллективка Сембер татар сәхнәсе йолдызы Җәмилә Мифтахова җитәкчелек итә.

«Нур» татар театр коллективы өлкәбездә hәм шәhәребездә үткәрелгән бер генә милли-мәдәни чарадан да читтә калмый. Соңгы вакытта алар күрше төбәкләргә дә концертлар белән йөри башладылар. «Нур»лыларның спектакльләрен, милли гореф-гадәтләребез hәм йолаларыбызны саклап калуга юнәлдерелгән төрле кичәләрен тамашачы hәрвакытта да җылы кабул итә. Бүген иҗат коллективы бөтен тырышлыгын куеп яңа концерт программасы әзерли, аны 18 ноябрьдә милләттәшләребез игътибарына тәкъдим итәчәкләр.

Рузия ХӘЛИМОВА,

Ульяновск

Один комментарий

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*