tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Телевидение дикторы Рөстәм Нәбиуллин «Татарлар» тапшыруында яңа сәхифә алып бара
Телевидение дикторы Рөстәм Нәбиуллин «Татарлар» тапшыруында яңа сәхифә алып бара

Телевидение дикторы Рөстәм Нәбиуллин «Татарлар» тапшыруында яңа сәхифә алып бара

Танылган алып баручы Рөстәм Нәбиуллин 28 елдан соң телевидениегә әйләнеп кайтты. Ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында ТАССРның 100 еллыгына багышланган яңа сәхифәне «Татарлар» тапшыруында алып барачак.

ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, легендар алып баручы Рөстәм Хөснулла улы Нәбиуллин – Татарстан телевидениесенең чишмә башында торган кешеләрнең берсе. Ул әлеге һөнәрдә тәүге адымнарын Лениногорск телевидение студиясендә ясаган. Аның гомеренең 56 елы телевидение белән бәйләнгән. Күпьеллык тәнәфестән соң ул янә «үз йорты»на кайтты. «Татарлар» тапшыруының беренче чыгарылышында ул моннан берничә ел элек телевидениенең нинди булуы, телевизор аклы-каралыдан төслегә әйләнсен өчен бик озак тырышырга туры килүе хакында сөйләде.

  • 1968 елдан ул «Безнең як яңалыклары» программасын, шулай ук балалар, әдәби һәм музыкаль тапшырулар алып бара. 1968 елның мартында Казан телевидение студиясе директоры итеп билгеләнә, тиздән «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең программалар дирекциясен җитәкли. Рөстәм Хөснулла улы төрле елларда «Яңалыклар», «Татарстан», «Идел» программаларын алып бара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*