tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иң мөһиме – милли үзаңны ныгыту!
Иң мөһиме – милли үзаңны ныгыту!

Иң мөһиме – милли үзаңны ныгыту!

Бүген, 5 нче ноябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессында БТК рәисенең Беренче урынбасары, филология фәннәре кандидаты Ренат Вәлиуллин, тарих фәннәре докторы, БТК “Татар этносын үстерү стратегиясе комиссия”се җитәкчесе Дамир Исхаков – “Татарстан – Яңа гасыр” каналы журналистының 2013 нче елның 9 нчы октябрендә кабул ителгән, 2014–2016 нчы елларда тормышка ашырылачак, “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау программасы”на кагылышлы сорауларына җавап бирделәр.

Программа – татар халкының миллилеген саклау, татар милләтен үстерү юнәлешендә уку –әсбаплары, методик ярдәмлекләр, дисклар чыгару өстендә эшләячәк, шулай ук программада социологик тикшеренүләргә дә урын каралган, ләкин, эш – китап, диск чыгару белән генә чикләнмәячәк, басылган китапларның электрон варианты интернетта да урын алачак – диде Ренат Вәлиуллин.

Татар мәктәпләрен арттыру, аларны дәреслекләр белән тәэмин итү безнең беренче бурычыбыз булып тора, – дип дәвам итте әңгәмәне Дамир Исхаков, шулай ук җыр–бию бәйрәмнәре, фестивальләр, җыеннар да миллилекне үстерүнең бер чарасы булып тора. Мисал өчен, халык Сабантуй бәйрәмендә үзен чын татар кешесе итеп тоя, татарча сөйләшә, татар булуы белән горурлана. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре булмау татар теле бетә дигән сүз түгел, милләтне башка чаралар аша да саклап калырга була,–ди галим.

Шулай ук, Дамир әфәнде шушы программа кысаларында “Себер татарлары тарихы һәм мәдәнияте” исеме астында уку әсбабы чыгачагын да ассызыклады.

Татар халкының милли үзенчәлеген саклау программасы, татар тарихында беренче тапкыр кабул ителгән документ, ул татар халкына турыдан туры бәйле һәм бу программаны тормышка ашыру өчен дәүләт тарафыннан финанслау каралган, ә инде бу акчаларның нәрсәгә һәм нинди максаттан тотыласын без әйтеп үттек инде,– диде рәис урынбасары.

Бу программа үтәлешен кем контрольдә тотачак дигән сорауга, Ренат Вәлиуллин Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы җаваплы булуын белдерде. Безнен иң зур теләк, шушы гамәлгә кергән программаны, регионнар фикерен дә истә тотып, киңәйтеп эшләү һәм федераль программа дәрәҗәсенә күтәрү, – диделәр алар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*