tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Телсез калсак, нишләрбез?
Телсез калсак, нишләрбез?

Телсез калсак, нишләрбез?

Узган елны “Әлиф” спектакле тетрәндергән иде, быел – “Әллүки”. Шушы спектакльләрнең режиссеры Туфан Имаметдинов телне югалтуның фаҗигасен кырыс итеп аңлатып бирде. “Смена” заманча мәдәният үзәгендә куелган спектакль алга таба музейларда уйналырга тиеш дип фаразлана.

– Мәктәпләрдә прокуратура тикшеренүләре башлангач ук, шундый әсәр әзерләргә дип күңелгә салып куйган идем. Ләкин бу эш озакка сузылды. Тукай­ның “Милли моңнар”, “Кыйтга”, “И, каләм”, “Сәрләүхәсез” шигырьләрен юкка чыккан яки юкка чыгу алдында торган телләргә тәрҗемә итте­рү бер елга сузылды. Шулай итеп алар челкан, шор, тыва теленең тоджин деалектында, долган телендә яңгы­ра­ды. Шушы милләтләр вәки­ленең берсе: “Сез моның кемгәдер кирәге бар дип уйлыйсызмы?” – дип сорагач, мин бу халыкның нишләп юкка чыкканын аңладым да кебек. Ләкин спектакльдә “ниш­ләргә?” дигән сорауга җавап эзләмәдем. Бу сорауга җавап табу минем миссия түгел, минем максат – ки­сә­тү. Дөрес, тел проблема­сын бөтен кеше белә, бөтен кеше сөйли. Асылда сүз, һава тетрәтү, гамәл юк. Ми­нем­чә, безгә, бөтен төрки халык­ларга, берләшергә ки­рәк, – диде режиссер.

Әлеге спектакльгә музыканы композитор Эльмир Низамов язган. Ул эшләү дәвамында үзе өчен тетрән­дергеч фактлар ачылуын сөйләде:

– Россиядә милләтләр күп, ләкин алар үсештә тү­гел. Халыкларның юкка чыгуы турында күбрәк белгән саен, куркынычрак була барды. Шундый халыклар бар: анда үз телен, анысы да сөйләм теле генә, белсә, бер дистә кеше генә белә. Калганнары урыслашкан. Шушындый фактлар белән татар теле арасында да параллель китердек. Без бу хәлгә җитмәдек әле, ләкин безгә дә бетү куркынычы яный дип кисәтәсебез килде. Аннан безгә дә ишарәләр яр­дәмендә генә аралашырга кала.

Спектакльнең иң үтемле чарасы – төп рольләрне ишетү сәләтеннән мәхрүм булган кешеләрнең башкаруы. Ольга Фәлахова, Алинә Исмәгыйлова, Алена Цой, Руслан Петров, әйтерсең лә, тамашачыга, без тумыштан авазлар чыгара, сөйләшә алмыйбыз, ә сез үз теләгегез белән үзегезне рухи яктан да, физик яктан да ким­сетәсез, дип әйттеләр кебек. Әлеге сәләтле яшьләргә профессиональ актерлар – Камил Гатауллин белән Егор Белов ярдәм итте. Иң тетрән­дер­гәне – шигырь­ләр­нең без аңлама­ган телдә яңгыравы да түгел, “Туган тел”нең инглиз телендә баш­карылуы булды. Гло­баль­ләшү менә нәр­сәгә китерә: татарның гимны бөтенләй ят телдә җыр­лауга кала. Шунысы да үтемле: актерлар шигырь­ләрне ым-ишарә белән аң­лат­са, тамашачы артында урнашкан хор аны музыка ярдәмендә баетты.

Әлеге спектакльне язучы Рабит Батулла да карады. Ул: “Бу – бөтенләй үзгә куелыш, без кабул иткән форма түгел. Ләкин һәрбер актер драматик, фаҗигале образ башкара”, – диде. “Әллүки” заманча сәнгать галереясы җитәкчесе Эльвира Камаловага да хуш килде. Димәк, киләчәктә спектакльнең әлеге бинада куелу ихтималы бар.

Татарстанның халык артисты Резедә Галимова, спек­такль тарихны бөтен күзәнәкләр белән тоярга өйрәтә, дигән фикердә:

– Телләрнең үлә баруын шул рәвешле күрсәтү идеясе отышлы. Режиссер гый­брәтле сурәтләү ысулы уйлап тапкан. Аның төп геройлары – ишетү сәләтен­нән мәхрүм булган яшьләр уены, чыннан да, сискән­дер­де. Хор тамашачы артында урнашкан иде. Тама­шачының аларга әледән-әле әйләнеп карыйсы килде. “Әллүки” авазларының һәм башка аһәңнәрнең, арттан яңгы­рап, тамашачыда әйләнеп карау теләге тудыруы – спектакльнең тагын бер фәлсәфәсе. Чөнки адәм баласы, нәрсә генә эшләсә дә, үткәннәрен анализлый, гореф-гадәт, тради­ция­лә­рен, тарихын барларга тырыша. Шуңа күрә мин хорны алга чыгарырга ки­рәк дигән фикер белән килешмәдем. Режиссерның әлеге идеясе яшәешебезгә бәя бирергә мөмкинлек тудырды. Без тарихны хәтта аркабыз белән тоярга тиеш. Музыка исә режиссерның таләпләренә туры килә. Дөрес, бу – гайре музыка. Мин бу башкару популяр булыр дип уйламыйм. Лә­кин бу перфомансның татар теле язмышына битараф булмаган тамашачысы барыбер булачак. Эльмир Низамовка афәрин, ул актив, төрле тәҗрибәләрдә катнаша. Шул ук вакытта башка композиторлар да активрак булсын, менә шундый тәҗрибәләрдә катнашсын иде дигән теләгем бар. Бәлки аларны “Смена” кебек иҗат лаборатория­лә­ренә җә­леп итү алымнарын уйларга кирәктер? Бик үзен­чәлекле композиторларыбыз бар бит: Илһам Бай­ти­рәк, калебчеләрдән Миләү­шә Хәйретдинова, мәсәлән.

Спектакль берәүне дә би­тараф калдырмады. Әлиф­­челәр командасы ны­гы­ганнан-ныгый. Алга таба да бәйсез, кыю идеяләре белән селкетәчәк әле алар безне.

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фото: Татар-информ

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*