tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Токиодагы Ютоны “Аерылмагыз” җыры татар теленә гашыйк иткән
Токиодагы Ютоны “Аерылмагыз” җыры татар теленә гашыйк иткән

Токиодагы Ютоны “Аерылмагыз” җыры татар теленә гашыйк иткән

Моннан бер ел элек татарлар турында бөтенләй белмәгән һәм ишетмәгән Юто Хисияма, YouTubeта көйләр тыңлап утырган вакытта, “Аерылмагыз” җырына юлыга һәм бу җыр язма аның күңелен биләп ала.

“Нәрсәсе белән бу җыр күңелегезгә үтеп керде соң, әллә көе япон көйләренә охшаган идеме?” дигән сорауга, Юто: “Ул бөтен япон җырларыннан да матуррак җыр бит”, дип җавап бирде. Җырның сүзләрен һәм мәгънәсен аңлау өчен ул эзләнә башлый. Төрле сүзлекләрне карый. Мәгънәсенә төшенүдә төрек телен өйрәнүе дә күпмедер ярдәм итә.

Хисияма Токионың чит телләр университетында төрек теле бүлегендә дүртенче курста укый. Мәкәтпне тәмамлагач та университетка кергән. Аларны төрек теленә өч галим өйрәтә. Араларында Төркиядән килеп белем бирүче дә бар. Ютоның теләге – киләчәктә әлеге университетта татар телен укыту. Бүген ул аспирантурага керү имтиханнарына әзерләнә. Казанга барып татар телен фәнни яктан ныклап өйрәнәсе килә.

Юто көннең өч-дүрт сәгатен татар теленә багышлавын әйтә. “Мин татар теленә гашыйк һәм өйрәнүне эш итеп түгел, ә яраткан бер шөгыль буларак кына кабул итәм”, ди Юто.

Юто интернеттагы татарча сәхифәләрдәге мәкаләләрне, шул исәптән, Азатлык радиосыныкын да укый башлаган. “Аңлашылмаган сүзләр булса, башта “Татарча-русча сүзлек”не кулыма алам, аннары русча сүзне “Русча-японча сүзлек”тән карыйм, ди Хисияма.

Ул укыган китапханәдә берничә татарча китап булуы да ачыкланган. Шулар арасыннан Маргарета Эрсен-Рашның алман телендә басылган “Татар грамматикасы”н табып алган. Татар теле кагыйдәләрен ул әнә шул китаптан өйрәнә. Бу очракта да аңа “Алманча-японча сүзлек” ярдәмгә килгән. Инде татарча яхшы гына сөйләшкән Юто, әнә шулай берничә сүзлек аша татар теленә күбрәк төшенә бара. Үзе ул урысча да, алманча да белми, ә инглизчә яхшы сөйләшә. Татар теле латин имласында язылса, өйрәнергә кулай булыр иде, дип әйтә.

“Минемчә, рус графикасы нигезендә татар әлифбасы һәм орфографиясе бераз катлаулырак. Мин татарча өйрәнә башлагач та, берничә сүзне укый алмаган идем. Читтә яшәп татар телен өйрәнүчеләр өчен урыс графикасы кыенрак дип уйлыйм. Минемчә, татар телен латин графикасы нигезендә өйрәнү җиңелрәк булыр иде”, ди Хисияма.

Бер элек кенә бөтенләй татарлар турында белмәгән Юто, ныклап торып кызыксына башлагач, Япониягә ислам динен татарлар алып килүен һәм беренче мәчетне төзүләрен дә белгән. Бу хакта ул интернетта япон телендә язылган мәкалә тапкан.

Тукайга багышланган сәхифәләрне карап чыккан. Шагыйрьнең язмышы һәм иҗаты белән дә танышкан. “Әлегә татарча укыган әсәрләрем күп түгел”, ди Хисияма.

Ютоның әлегә бер генә тапкыр да татар милләтеннән булган татар кешесе белән очрашканы да, утырып сөйләшкәне дә юк. “Мин татарлар турында әлегә бик аз беләм, шуңа күрә киләчәктә алар турында күбрәк беләргә телим”, ди Хисияма. Япониядә Татарстан, татарлар турында мәгълүматның булмавын да әйтә. Аның бу шөгыле, мавыгуы әти-әнисен нык аптырашта калдырган. Тагын ике сеңлесе бар, алар да югары уку йортларында укый. Әтисе Токиода журналист булып эшли, әнисе – хуҗабикә. Алар: “Сиңа татар теле нигә кирәк, улым?” дип сораган. Юто үзенең : “Татар телен өйрәнү миңа бик кызыклы”, дип җавап бирүен әйтә.

Автор: Наил Алан
Чыганак: “Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*