tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән татарлары: Сабанак мәчетенә газ кертелсә иде
Төмән татарлары: Сабанак мәчетенә газ кертелсә иде

Төмән татарлары: Сабанак мәчетенә газ кертелсә иде

Сабанак мәчете 2003 нче елны яңадан регистрацияләү үтә һәм мәчетнең имамы итеп Рәхимҗан хәзрәт Боһартдинов сайлана. Ул 21 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлаган ракетчик, Байконурда уңышлы хезмәте өчен медальләр, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Рәхимҗан хәзрәт җитәкчелегендә, якташларның матди ярдәме белән иске мәчет яңадан төзекләндерелә.

Рәхимҗан хәзрәт: ”1992 нче елны реконструкциядән соң тантаналы рәвештә мәчет ачылды. Быел мәчетебезгә 111 ел була. Мәчетебездә ераклардан килеп никах укыталар. Имаметдин шәех исеме бирелгән, хикмәтле иман йорты үз вазифасын үтәп, бүген дин юлында йөрүче мөселманнарны җылы каршылый.

Мәчетнең нигезе нык, түбәсе калай белән ябылган, идәннәре алыштырылган. Аллаһы кушса, Сабанак мәчете әле күп еллар үз вазифасын үтәр. Газ үткәрү өчен торбалар ясалган, куелган, инде тиз арада бинага газ кертелсә иде”, – дип сөйләде. Рәхимҗан хәзрәтнең дәвамчысы, аның улы, дини белемле, Октябрьскийда мәдрәсәне, Мәдинә шәһәрендә дини университетны тәмамлаган Шәриф хәзрәт Боһартдинов имам вазифасын лаеклы үтәп килә.

Якташлары хөрмәт иткән имамнарны, аларның вәгазьләрен тыңларга Тубыл шәһәреннән дә киләләр. Өлкән яшьтәге Рәхимҗан хәзрәт мәчеткә килә алмаган очракларда аның өенә баралар. Хәзрәт килгән һәр кешене игътибар белән тыңлый, Коръән сүрәләрен укып, теләкләр юллый. Рәхимҗан хәзрәт шәһәрнең һәм күрше авылларның дин юлында йөрүчеләрнең күпчелегенең исем-фамилияләрен белә. Сабанак мәчетендә оештырылган чараларга килеп йөрүчеләр күренми китсә, аларның хәлләрен белешә. Кеше мәчеткә күңел тынычлыгы эзләп, намаз укырга, дога кылырга килә.

Килгән мөселманнарның зарын тыңлаган, сабырлык, түземлеккә өндәгән, киңәшләре белән ярдәм иткән Сабанак мәчете хәзрәтләре көтелмәгән хәсрәт һәм кайгы, янгын һәм башка бәла–казаларга калучыларга ярдәм кулларын сузалар. Шәһәрдә дә аның кылган игелекләре турында еш ишетәбез. Сабанак мәчетенә күңелен биреп эшләүче хәзрәтләр җомга саен килүче якташлары, мөселман кардәшләре турында ихтирам белән сөйлиләр.

Рамазан, Корбан гаете көннәрендә мәктәп укучыларына, мохтаҗларга ярдәм күрсәтәләр. Игелекле традицияләргә бай мәчет хәзрәте Рәхимҗан Боһартдинов дини юнәлешендә кылган изге эшләре өчен “Әл-Ихсан” ордены белән бүләкләнә. Мәчеткә йөрүчеләр арасында яшьләр саны артсын иде, дип теләкләр теләп яши ул.

Римма УМИТБАЕВА.

yanarish72.ru/I

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*