tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә – себертатар теле көне
Төмәндә – себертатар теле көне

Төмәндә – себертатар теле көне

26 ноябрендә Төмән шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә Себертатар теле көне бәйрәме үткәреләчәк. Чарада себертатар милли хәрәкәтенең активистлары, Төмән, Омски өлкәләренең, Ханты-Манси автономияле огругының Башкортостан Республикасының ижади һәм гыйльми интеллигенциясе, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән Рәсәй Википедиясының администраторлары катнашачак.

Бәйрәм программасында – себертатар теле үсүенә багышланган түгәрәк өстәл, Луиза Сурметованың «Песни, баиты и мунаджаты сибирских татар» исемле күптән түгел чыккан яңа китабының презентациясе, Тобольскидан Эдуард Тушаков рәссамның әсәрләре күргәзмәсе, себертатар ашлары дегустациясе, Төмән һәм Омски сәнгать осталарының концерты.

Төмән өлкәсе һәм Төмән шәһәре милли-мәдәни мөхтәриятләре кунакларны Щербакова урамы 4/11 адресы буенча көтәләр. Бәйрәм сәгать 11-дә башланачак.

Посмотреть на карте Тюмени

Марат Корманов, Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*