tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә Башкент университеты татар теле, әдәбиятына багышланган семинар үткәрде
Төркиядә Башкент университеты татар теле, әдәбиятына багышланган семинар үткәрде

Төркиядә Башкент университеты татар теле, әдәбиятына багышланган семинар үткәрде

Танылган галим, татар теле, әдәбияты һәм Габдулла Тукай иҗаты буенча күпсанлы хезмәтләр авторы Мостафа Өнәр Төркиянең Башкент университеты үткәргән семинарда татар тарихы, теле, әдәбияты хакында чыгыш ясады.

Төркиядә “3 май – төркичелек көне” бәйрәме уңаеннан “Татарларда милли тел һәм милли әдәбият” темасына үткәрелгән семинарда 100 кеше катнашты. Аларның күбесен төрекләр тәшкил итте. Тыңлаучылар арасында татарстанлылар да, җирле татарлар да бар иде. Семинарны КФУ галимәсе Әлфия Йосыпова да тыңлады. Мостафа Өнәр татар теле, әдәбиятына багышлаган чыгышын татар теленең үсеш тарихыннан башлады. Татарларның милләт, ватан төшенчәләрен милләтчелек теориясе галимнәре хезмәтләре нигезендә аңлатып үтте.

Галим татарларда мәгърифәтчелек, җәдитчелек агымнарының барлыкка килү этаплары; әдәби татар теленең барлыкка килүе; халык әдәбиятын, фольклорны өйрәнә башлау чоры турында киң мәгълүмат бирде. Татар милли мәгарифе үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне искә алды.

Мостафа Өнәр чыгышында Габдулла Тукайны – “Татар шигыренә нигез салучы”, Казан университетын “Төрки дөньяның беренче белем учагы” дип атады. Төрек милләтчелегенең үсешендә Йосыф Акчура, Садри Максуди Арсал кебек татар зыялыларының өлеше зур булуын әйтте.

Семинарның ахырында галим сорауларга җавап бирде. Тыңлаучылар татар теле диалектлары, әдәби әсәрләр, татар теле алфавиты, татар һәм болгар атамалары, дәүләтчелек тарихы, татар халкының бүгенге сәяси мәсәләләре белән кызыксынды. Әлеге интернет очрашуны, модератор буларак, Мостафа Өнәрнең элеккеге студенты, филология фәннәре кандидаты Билгә Коркмаз алып барды.

Анкарадагы Башкент университеты галиме Сүәр Әкәр тарафыннан оештырылган әлеге чара ике сәгать кырык биш минут дәвам итте.

Рушания Алтай

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*