tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда “Себер сандугачлары” сайрады
Тубылда “Себер сандугачлары” сайрады

Тубылда “Себер сандугачлары” сайрады

Тубылда өлкә күләмендә узган “Себер сандугачы” бәйгесендә Тубыл шәһәре һәм районы, Вагай, Түбән Тәүде районнарыннан төрле яшьтәге катнашучылар җырлар аркылы үз милләтләрен таныттылар. Беренче көнне тамашачылар 40ка якын төрле милли киемнәрдә булган катнашучылар башкаруында эстрада, моңлы халык җырларын, автор-башкаручыларның чыгышларын ләззәтләнеп тыңладылар. Җырлы, моңлы мәдәни чара төрле милләт халыкларының сәнгать бәйрәменә әверелде. Абруйлы жюри әгъзалары – күп профильле техникумның А.Алябьев исемендәге сәнгать һәм мәдәният бүлегенең югары квалификацияле укытучысы Евгений Кузнецкий, Россия һәм халыкара фестивальләр лауреаты, Тубылның атказанган шәхесе Зәкинә Арангулова, шәһәрнең сәнгать һәм мәдәният үзәгенең югары категорияле укытучысы, ”Киләчәк тавышы” Халыкара бәйгесе җитәкчесе Фәйзәнә Сәйфуллина катнашучыларның чыгышларына бәя бирделәр.

Икенче көнне сәхнәдә катнашучыларга дипломнар, җиңүчеләргә лауреат дипломнары һәм статуэткалар тапшырдылар. Җиңүчеләрне бүләкләү мизгелләре сәләтле балаларның чыгышлары, эстрада, халык җырлары кертелгән матур концерт программасы белән дәвам итте. Язучы Якуб Зәнкиев “Себер сандугачы” исемен биргән Зәкинә Арангулова: “Себер сандугачы” проектының авторы Ринал Абдурахмановка рәхмәтемне әйтер идем. Яшь буынны сәнгатькә тарту, иҗади сәләтләрен үстерү өчен булдырган иң кирәкле проектларның берсе бу. Балалар фестивальне көтеп алалар. Киләчәктә катнашучыларның саны үсеп торсын. Себердә яшәүче бөтен милләт кешеләре өчен “Себер сандугачы” фестивале дәрәҗәле, моңлы вакыйга булып саклансын. 4нче мәртәбә өлкә күләмендә узган фестивальдә балаларның зур тырышлык белән әзерләнгәннәрен күреп сөендек”, – диде.

1нче дәрәҗәдәге лауреат дипломнары белән Хәсән Хучашев, Зөлфия Айтбакова (Тубыл себер-татар мәдәният үзәге), Земфира Шәрипова (Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбе), Әлфия Мөслимова (Вагай районы), Татьяна Бессонова (Түбән Тәүде районы), Наталья Загваздина, Николай Соколовский (Тубыл шәһәренең балалар иҗат йорты) бүләкләнделәр. 2нче дәрәҗәдәге лауреат дипломнарын Айдар Ниязовка (Тубылның 15нче мәктәбе), Зөһрә Тимиргалиева, Динара Әбсәламова, Нәркис Нигъмәтуллинга (Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге), Мәрбуха Колмакова, Татьяна Голиковага (Тубыл), Фәйрүзә Гаффаровага (Тубыл районы, Кутарбитка авылы), Анна Половодова, Наталья Михалевага (Тубылның себер-татар мәдәният үзәге), Елена Манвейлерга (Түбән Тәүде районы) тапшырдылар. Бәйгенең Гран-при бүләге һәм “Себер сандугачы” дипломына мәктәп укучылары Зәлия Шаморатова (15 мәктәп, җитәкчесе Наҗия Хәкимова), Екатерина Пантилеева (Тубыл районы, Дегтярево авылы, Елена Самохвалова),Эльшан Рәсүлов (9нчы мәктәп, Тубыл, Вәлия Бакиева) лаек булдылар.

Җиңүчеләрне себер-татар мәдәният үзәге директоры Гөлсинә Ташкеева котлап, туган телләрен белгән балаларга, вокал-җыр сәнгатен үстерүдә күп көч куйган җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Яңа талантлар ачкан ”Себер сандугачы” фестиваленә озын иҗади юл теләде.

Римма УМИТБАЕВА

http://yanarish72.ru/

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*