tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыллылар 2020 нче елга планнар кордылар
Тубыллылар 2020 нче елга планнар кордылар

Тубыллылар 2020 нче елга планнар кордылар

Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәбендә милли мәдәни автономия әгъзалары, ветеран укытучылар оешмасыннан вәкилләр, үзидарә территориаль иҗтимагый оешма “Заабрамка” вәкиле Н.М.Мавлютова, Г.К.Муратова, шәһәрнең тарихи мәчетеннән Фәннүр хәзрәт Казыймов, «Ак калфак» иҗтимагый оешма рәисе Айсылу Әптелмән кызы Юнусова, иҗтимагый оешма “Истоки” җитәкчесе Әлфия Әхтәм кызы Петухова, мәктәп советы идарәсе җитәкчесе Эльвира Дамир кызы Сәитова һәм әгъзалары яңа 2020 нче елга планнары белән таныштырдылар, узган елга нәтиҗә ясадылар.
Шәһәр милли мәдәни автономия рәисе Сәет Заир улы Хисмәтуллин кунакларны яңа ел белән котлап сәламәтлек, яңа ачышлар, уңышлар теләде, башкарылган эшләренә нәтиҗә ясап: ”Узган елны барлык мәдәни, дини чараларны иҗтимагый оешмалар белән бердәмлектә үткәрдек. СИБУР да үткәрелгән бәйгедә катнашып бер миллион ике йөз сум грант яуладык. Тыгыз элемтәдә укытучылар коллективы, шәһәр халкы белән эшләү нәтиҗәсендә “Заабрамка”-ял паркы эшләп китте. Монда безнең микрорайонда яшәүче шәһәр халкы һәм балалар өчен төрле чаралар оештырыла.

Быел илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылый. Бу уңайдан, безнең яңа проектлар эшли башлый. Май аеннан якташларыбыз өчен кичен тынлы оркестр уйный башлар, яшүсмерләр, балалар өчен спорт мәйданында футбол, волейбол ярышлары оештыруны планнаштырабыз. Иң мөһиме, “Заабрамка”дан Бөек Ватан сугышына ничә кеше киткәнен, ничәсе кире кайтмаганын күрсәткән хәтер тактасын булдыру кирәк дип уйлыйбыз. 1970 нче елларны унбишенче мәктәпнең дружинасына патриот –шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелә. Күп еллар узса да, Муса Җәлилнең бюсты мәктәп стенасына беркетелгән, сакланган. Аны быел яңартып яңадан элергә кирәк. Бөек Җиңү бәйрәменә безнең мәктәпкә шәһәрнең барлык микрорайоннарыннан ветараннар, тыл ветераннары җыелалар. Безнең укучыларыбыз бу чараларда актив катнашалар. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү моһим юнәлешнең берсе. Шәһәр күләмендә оештырылган чараларны тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен хәзердән үк әзерлек башларга кирәк. Мәктәптә балаларга белем бирү дә беренче урында тора бит,”-диде. Автономия рәисе урынбасары Нуриля Шамратова 2020 нче елны киң күләмдә балалар Сабантуен үткәрү, шәһәр күләмендә үткәрелгән Корбан бәйрәмендә катнашу планга кертелүе турында әйтеп узды. Укытучылар көне, Өлкәннәр көне, семинарлар, бәйгеләр оештырылуы турында сөйләде.

“Элек-электән мәгариф һәм мәдәни учак булып танылган унбишенче мәктәп тыгыз элемтәдә шәһәр халкы белән эшли. Монда узган чараларда төрле буын вәкилләре катнашканын күрәсең. “Укытучылар династиясе”, “Иң яхшы татар теле әдәбияты уытучысы” бәйгеләрдә өлкәбездә татар теле әдәбияты укытылган мәктәпләрдән укытучылар җыелалар. Өлкә күләмендә үткәреләчәк “Таң йолдызы” фестиваленә укучылар әзерләнә башладылар. Безнең мәктәп февраль аенда яңадан кункаларын көтә”, -дип сөйләде Әлфия Әхтәм кызы. “Мәчеттә, югары уку йортларында, колледжларда узган елны әхлакый темаларга лекицялар укыдык. Мәчеттә никахлар, яңа туган балаларга исем кушу йолаларына игътибар итәбез. Чит ил исемнәрен балаларга бирмәсеннәр иде. Спорт юнәлешенә яшьләрне тартабыз. Яңа елда да бергә эшләргә язсын, бу изге эшне бердәмлектә дәвам итәрбез, Алла кушса, ”-дип фикерләре белән уртаклашты Фәннүр хәзрәт Казыймов.

Утырыш милли ризыклар тулы табын артында дәвам итте. “Ак калфак”иҗтимагый оешма рәисе Айсылу Әптелмән кызы Юнусова киңәшләре белән ярдәм иткән, “Бишек җыры” бәйрәмендә катнашкан Сәет Заир улы Хисмәтуллинга рәхмәтләрен юллады. Киләчәктә дә бу изге эшләрне бердәмлектә эшләргә язсын дип яңа елга “Ак калфак”ның планнары белән катнашучыларны таныштырды. Ветеран укытучылар Нина Михайловна Мавлютова, Гөлфара Каюм кызы Муратова иҗтимагый оешмаларга яшьләр өстәлгәненә сөенеп, аларга тәкъдимнәрен, теләкләрен юлладылар. Мәктәпнең идарә советы рәисе Эльвира Дамир кызы Сәетова Яңа ел белән котлап халык өчен кирәкле юнәлешләрне җитәкләүчеләргә, балаларны милли рухта тәрбияләүчелргә бердәмлектә нәтиҗәле эш теләде.

Римма Умитбаева

Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*