tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан Миңнуллин театрына – 30!
Туфан Миңнуллин театрына – 30!

Туфан Миңнуллин театрына – 30!

Түбән Кама шәһәренең Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры үзенең 30 еллык юбилей бәйрәмен билгеләп үтте.

1980 еллар ахырында Анатолий Богатырев җитәкчелегендә үз эшчәнлеген муниципаль театр буларак башлаган коллектив тиз арада республикада иң көчле иҗат труппаларының берсенә әверелде һәм, җитәкчелеккә Рөстәм Галиев килгәч, дәүләт театры булып танылды. Бөек драматург һәм чын мәгънәсендә халык депутаты Туфан Миңнуллин вафат булганнан соң, 2012 елда әлеге театрга аның исеме бирелде.

Асылда да Туфан ага Түбән Кама театрын якын итә һәм аның дистәләгән премьераларына килеп йөри иде. Театр труппасы үзе дә Туфан ага иҗатына чиксез гашыйк, Түбән Кама сәхнәсенә менгән 120 әсәр арасында аның дистәдән артык драма һәм комедиясе бар. Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә” драмасы гына да сәхнәдә 2000 тапкыр куелган. Шул ук бөек драматургыбыз­ның “Гөргөри кияүләре”н дә түбәнкамалылар дәрәҗәсенә җиткереп кабатлый алган икенче коллектив тиз арада гына табылмас та сыман.

Түбән Кама театрының, һичшиксез, үз йөзе бар һәм ул сәхнәгә эксперимент рәвешендә мендергән кайбер әсәрләрне башка театрлар кабатлый алмас төсле. Юбилей кичәсендә генә дә бер үк һәм бик яшь артистларның Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган “Бүре каны” драмасында әле бүре һәм шуннан соң Лев Толстойның Р.Зәйдулла тәрҗемәсендәге “Холстомер” әсәрендә ат булып уйнауларын тамаша кылу чыннан да шаккатыра. Өстәвенә шул ук артистлар профессионал дәрәҗәгә җиткереп җырлый һәм бии дә белә, болар исә 30 кешедән артмаган коллективның иҗат потенциалы чиксез булуын раслый.

Юбилей кичәсенең тагын бер күркәм һәм шатлыклы ягы бар – ул театрның өр-яңадан үзгәртеп корылган, яңартылган бинасында узды. Моңа кадәр совет чорында “Кызыл почмак” булып саналган һәм гаять кысан шартлардагы бина хәзер инде танып булмаслык дәрәҗәдә заманчалаштырылган.

Юбилейга Казан каласының Г.Камал һәм Г.Кариев театрлары, шулай ук Әлмәт, Чаллы, Минзәлә, Буа театры җитәкчеләре дә килгән иде. Алар исеменнән түбәнкамалыларны Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм халык артистлары Әзһәр Шакиров белән Илдар Хәйруллин котлады.

Вахит Имамов

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*