tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган телем – назлы гөлем”
“Туган телем – назлы гөлем”

“Туган телем – назлы гөлем”

Бөгелмә районы Прогресс авылы китапханәсендә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, мәктәп укучылары өчен “Туган телем – назлы гөлем” дигән темага викторина узды. Ул Туган тел көненә багышланды.

Чарада катнашучылар бу көнне татар теле сүзлекләре белән танышты, сөйләм этикеты төшенчәсе буенча фикер алышты, тәкъдим ителгән текстта грамматик хаталарны тапты. Шулай ук балалар викторина сорауларына жаваплар эзләде, китап һәм тел турында беренче өлеше тәкъдим ителгән мәкаль-әйтемнәрнең ахырын әйтергә тырышты.

Галия Зиннәтуллина

bugulma-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*