tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай авылы үсештә
Тукай авылы үсештә

Тукай авылы үсештә

Чувашиянең Комсомол районы Тукай авылы халкы да узган елга нәтиҗә ясый. Бу авыл иманлы, тырыш, эш сөючән халкы, үзенең сәүдәгә осталыгы, туган авылга булган мәхәббәте аркасында яшәп килә. Тукай елдан-ел үсә, яңара. Үткән елда дистәләгән яңа йортлар төзелде, 18 яшь пар яңа гаилә корылган, 30 бала якты дөньяга килгән. Тукайда бүгенге көндә ике меңгә якын кеше яши.

Якты тормыштан 13 авылдашлары бакый дөньяга күчкән.

Тукай авылы халкының күптән хыялланган теләге тормышка ашкан, 60 балага исәпләнгән, яңа балалар бакчасы ачылган. Алай гына да түгел, аның белән бергә яңа спортзал, ашханә һәм 1983нче елны төзелгән мәктәпкә капиталь ремонт ясалган.

Иң мөһим һәм сөенечле эшләре – яңа мәдрәсе бинасы төзелеп килүе. Үткән елда мәдрәсәнең тәрәзәләрен һәм тышкы ишекләр куеп, күп кенә эшләр башкарылган. Шул исәптән: котельный, манара, баскычлар, диварлар һәм идәннәр ясалган, плиткалар ябыштырылган.. Зөлхиҗҗә аеның Арафат көнендә тантаналы рәвештә мәдрәсә манарасы башына ярым ай куелган.

Бүгенге көнгә мәдрәсәгә су, газ, электр уты кергән, җылы җибәрелгән. Инде диварларны һәм түшәмне буяп, ишекләр куеп, идәннәргә линолеум җәергә кала.

Авылның Пушкин урамын таш юл түшәлгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*