tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай әсәрләре минем күңелемдә
Тукай әсәрләре минем күңелемдә

Тукай әсәрләре минем күңелемдә

Ульяновск өлкәсендә әнә шул исем астында Тукай әкиятләренә нигезлэнеп эшләнгән балалар рәсем конкурсы узды. Сигезенче тапкыр үтүче быелгы бәйгегә 265 бала үз эшен тәкьдим иткән.

Шунысы игьтибарга лаек, әлеге конкурста татар балалары гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнаша. Оештыручыларның әйтүенә караганда, узган ел 154 бала ктнашкан булган. Димәк, бөек Тукайны укучылар ел саен арта бара.

Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин белдергәнчә, монда рәсемнәрнең саны мөһим түгел, ә балаларның Тукай әсәсрләрен укып, фикерләп рәсем ясаулары  игьтибарга лаек. Конкурсның жюри рәисе , Россия рәссамнар берлеге әгьзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирек Нуртдинов: “Балалар елдан-ел кызыклырак, бай эчтәлекле рәсемнэр ясый,” – диде.

Бәйгегә шәһәрдән генә түгел, ерак авыл-районнардан да дистәләгән эш килгән. Беренче урынга Ульяновск шәһәренең 64 нче мәктәбеннән Сумая Мохмоджанова лаек булды. Беренче һәм икенче урыннардан тыш, 11 бала төрле номинацияләрдә җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Ел саен Тукай туган көнендә уза торган иҗади бәйге татар мәдәният үзәгенә йөрүче балаларның концерты белән тәмамланды.

Рамис Сафин

Ульяновск татар

милли-мәдәни мохтарият рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*