tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада Мәскәүдә узачак федераль Сабан туена әзерлек башланды
Түбән Камада Мәскәүдә узачак федераль Сабан туена әзерлек башланды

Түбән Камада Мәскәүдә узачак федераль Сабан туена әзерлек башланды

Түбән Кама быел яңадан федераль Сабантуйны оештыручыларның берсе булачак. ТАССРның 100 еллыгы елында Сабантуй Россия башкаласында 3 һәм 4 июльдә узачак. 2020 елгы Бөтенроссия Сабантуена әзерлек башланды инде. Бу хакта Түбән Кама районының Мәдәният идарәсе башлыгы Гүзәл Мөбәрәкшина Инстаграм битендә хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев рәислегендә оештыру комитеты утырышы узды. Анда федераль Сабантуйга әзерлек һәм уздыру турында фикер алыштылар», – диде ул.

Мәскәүгә кадәр федераль Сабантуй Чабаксар, Әстерхан, Түбән Новгород, Красноярск, Томск, Төмән, Владивосток, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдә узды.

Социаль челтәр кулланучылары Гүзәл Мөбәрәкшина язмасына актив рәвештә комментарийлар калдырган, аңа әзерлектә уңышлар теләгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*