tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Каманың “Веста” үзәгендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган дәрес үтте
Түбән Каманың “Веста” үзәгендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган дәрес үтте

Түбән Каманың “Веста” үзәгендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган дәрес үтте

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге педагогы Әлфия Хөснетдинова «Әни + бәби» клубында катнашучылар өчен «Яраткан туган ягым» дигән чара үткәрде. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде. Онлайн-дәреснең максаты – туган як тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуны үстерү.

Чара педагог тарафыннан туган ил турында шигырь уку белән башланып китте. Аннары белгеч балаларга һәм аларның әниләренә шәһәрнең Кама елгасы ярында төзелүе турында сөйләде һәм аның белән бергә Түбән Кама буенча онлайн-экскурсиягә барырга тәкъдим итте. Виртуаль рәвештә балалар шәһәр проспектларында, урамнарында булдылар, аның истәлекле урыннарын карадылар, шәһәр халкының яраткан паркларында һәм скверларында булдылар.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*