tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы корылтае узды
Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы корылтае узды

Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы корылтае узды

14 декабрьдә Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы корылтае узды. Бу көнне татарлар яшәгән төбәкләрдән милли җанлы, үз халкы белән горурланган, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуга, иманыбызны ныгытуга зур көч куйган шәхесләр җыелды. ТИҮ җитәкчесе Илсур Миңнемуллин үзәкнең соңгы өч елда башкарган эшләренә хисап тотты.

Туган телебезне өйрәнү буенча курслар оештырылган, «Зәңгәр шәл» театр фестивале зурлап уздырылган. Яшь талантларны барлау, аларны милли көйләребез белән таныштыру максатыннан уен коралларында уйнаучы балалар арасында «Язгы тамчы» музыкаль фестивале оештырылган. Анда Удмуртиядән тыш Татарстан һәм Пермь краеннан да музыка серләренә төшенүче балалар катнашкан. Егетләрне милли көрәш белән кызыксындыруны күзаллап уздырылган республикакүләм көрәш бәйгесендә төрле яшьтәге берничә дистә ир-егет көч сынашкан.

Бик күп чаралар Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе белән берлектә уздырылган. Чыгыш ясаучылар республикадагы барлык милли оешмалар, телевидение, радио һәм газета хезмәткәрләренең шулай уртак тел табып, бергә эшләүләрен билгеләделәр.

«Соңгы елларда шушы бердәмлек һәм теләктәшлек элек милли тормыштан читтә булган авыл халкын да җанландырып җибәрде», – диде Балезино районы Кистем авылы мәчете имамы Илмир Касимов. Автономия ярдәмендә оештырылган Касимовлар җыены – моның бер дәлиле. Илмир Касимов үзе дә мәгариф, мәдәни һәм дини чараларны берләштереп алып баручы шәхесләрнең берсе.

Соңгы елда мәктәпләрдә татар теле дәресләре сәгатьләре кыскартыла. Әмма туган телебезне өйрәнүгә ихтыяҗ зур.

“Хәзер мәчетләрдә оештырылган татар теле курсларына күпләп кеше йөри. Алар арасында олылар да, балалар да бихисап”, – дип билгеләп үттеләр Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов һәм Үзәк мәчетнең имамы Надир хәзрәт Бузанаков. Алар шулай ук дини йолаларыбызны көндәлек тормышта да үтәп яшәргә өндәде. Рәмзия Габбасова “Яңарыш” газетасының “Татар рухы һәм каләм” бәйгесендә җиңү яулавын, “Чулпан” үзешчән драма театрының “Идел-йорт” бәйгесендә өченче урынга лаек булуын әйтеп, бу уңышларның нигезендә бик күп кешеләрнең хезмәте керүен билгеләп үтте. Алга таба да милли эштә актив катнашырга һәм барыбызны берләштереп торучы “Яңарыш” газетасына язылырга, бердәм булырга чакырды.

Корылтай делегатлары киләсе өч елга ТИҮ җитәкчесе итеп кабат Илсур Миңнемуллинны сайлады. Шулай ук үзәкнең идарә, Милли Шура әгъзалары да сайланды.

Корылтай үз эшен төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган яшь башкаручы Ильяс Бәдретдинов башкаруында «Туган тел» җыры белән тәмамлады.

Делегатлар күңеленә үзешчән сәнгать осталары концерты да хуш килде.

Хәмидә Гайфуллина

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*