tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртия татарлары: Туган телебез югалмасын иде
Удмуртия татарлары: Туган телебез югалмасын иде

Удмуртия татарлары: Туган телебез югалмасын иде

Удмуртиядә яшәүче татарлар телебезне саклау­га үзләреннән өлеш кертергә тиеш. Мин үзем һәрвакыт татарлар арасында булырга, татар телендә сөйләшергә хыялландым. Ана телендә сөйләшүнең рәхәтен туган якларыннан чыгып киткән кешеләр генә аңлыйдыр.

2016 елда Сюмсида татар-ларның иҗтимагый оешмасын оеш­тырабыз дип, мине җыелышка чакырып шалтыраттылар. Бик шатландым. Беренче утырышны тиз генә үткәреп җибәрдек, җитәкчене сайлап куйдык. Кильмезьдә Сабантуй үткәрдек.

Ижау шәһәрендә узган фестивальдә катнашып, мин беренче тапкыр Удмуртия татарлары арасында булу бәхетенә ирештем. Можгадан, Сарапулдан килгән кунаклар рәхәтләнеп татар телендә сөйләшәләр. Мин боларны күреп шаккаттым. Хатын-кызлар, татар булулары белән горурланып, калфаклар, ә ирләр кадер-хөрмәт белән түбәтәй кигәннәр. Зур залны яңгыратып, халык аягүрә “Туган тел”не көйләде.

Хәтта аш-су белән сыйлаучы яшь кызларның матур итеп татар телендә җавап бирүләрен күреп, Удмуртиядә татар теле яши, дигән фикергә килдем. Тик кайтырга дип, машинага утыргач, яңадан рус телендә сөйләшергә тотындык. Тора-бара оешмабызның эше сүрелде. Эш бармый диярлек. Алай да өметем өзелми. Сюмсида бөек татар теле сүнмәсен иде, дип телим.

Фидария Чернова, Сюмси авылы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*