tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядәге татар балалары белемнәрен сынады
Удмуртиядәге татар балалары белемнәрен сынады

Удмуртиядәге татар балалары белемнәрен сынады

22 гыйнварда Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясендә республика күләмендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада узды. Бу хакта социаль төркемдә “Яңарыш” газетасы хәбәр итә. Быел олимпиадада Ижау шәһәренең 10нчы, 97нче мәктәпләреннән, 6нчы гимназиядән, Балезино районының Кистем, Падера авылы, Юкамен районының Засеково авылы мәктәпләреннән, Можга шәһәренең 8нче гимназиясеннән — барлыгы 40 бала катнашкан.

Олимпиадага килгән 8, 9, 10 һәм 11нче сыйныф укучылары арасында татар телен фән буларак үзләштерүчеләр дә, шулай ук факультативта өйрәнүчеләр дә бар. Укучыларның эшләрен татар теле укытучылары: Рәсилә Габдрахманова, Рәмзилә Ганиева, Эльвира Шакирова тикшерәчәк. Җиңүчеләр 27нче гыйнварда билгеле була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*