tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Мостай Кәримнең тулы әсәрләр җыелмасының унынчы томы басылып чыкты
Уфада Мостай Кәримнең тулы әсәрләр җыелмасының унынчы томы басылып чыкты

Уфада Мостай Кәримнең тулы әсәрләр җыелмасының унынчы томы басылып чыкты

Уфада халык шагыйре Мостай Кәримнең тулы әсәрләр җыелмасының 10 нчы томы басылып чыкты.

Җыентык Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең финанс ярдәме белән З.Биишева исемендәге «Китап» нәшриятында дөнья күрде.

10 нчы томда укучылар Мостай Кәримнең көндәлекләре, хатлары, рецензия һәм очерклары белән таныша ала.

Шагыйрьнең тулы әсәрләр җыелмасы Мостай Кәримнең вафатыннан соң ук диярлек әзерләнә башлады. 2009 елдан башлап, һәр көздә күптомлыкның чираттагы кисәге дөнья күрде. 10 нчы том шагыйрьнең тууына 100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган. Төп юбилей чаралары 19-20 октябрь көннәрендә Уфа шәһәрендә һәм Чишмә районында узачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*