tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфадагы икенче татар мәктәбе татар теле һәм журналистика дәресләренә төркемнәр туплый
Уфадагы икенче татар мәктәбе татар теле һәм журналистика дәресләренә төркемнәр туплый

Уфадагы икенче татар мәктәбе татар теле һәм журналистика дәресләренә төркемнәр туплый

Уфа шәһәр округының 2нче татар якшәмбе мәктәбе балаларга өстәмә белем бирү муниципаль мәгариф учреждениесендә татар теле, журналистика һәм башка бушка укытыла торган дәресләргә төркемнәр җыела. Бу хакта мәктәп директоры Эльвира Камалова сөйләде.

«2012 елдан алып эшлибез. Программада барлык юнәлешләрне дә күрсәтмәдек, буш төркемнәрне яздык. Инглиз теле һәм татар мәдәнияте тарихы дәресләренә төркемнәр тулды. Шулай ук татар теле, журналистика, музыка һәм халык уен кораллары, халык биюләре һәм ритмика, фольклор, тележурналистика һәм рәсем төркемнәре оешачак. Бер төркемдә уникедән алып унсигезгә кадәр кеше җыела», — диде ул.

Эльвира Камалова татар теле дәресләренә рус балаларының да килүен әйтте. «Алар сирәк. Әмма катнаш гаиләләрдән балалар бихисап. Татар теле дәресләре 4 төркемгә бүленеп якшәмбе көнне укытыла. Һәр төркем яшь үзенчәлекләренә карап, телне белү дәрәҗәләрен исәпкә алып бүленә. Күбрәк сөйләмне, тарихны һәм мәдәниятне өйрәтәбез. Асылда 6 яшьтән алып 16 яшькә кадәр балалар килә», — дип әйтте ул.

«Тел өйрәнелми торган дәресләрдә дә миллилеккә басым ясарга тырышабыз. Мәсәлән, балалар Габдулла Тукай әсәрен укып, Шүрәле рәсемен төшерде. Барлык дәресләр дә бер-берсе белән бәйләнгән. Дәресләр, гадәттә, 45 минут бара иде. Әмма пандемия булу сәбәпле, хәзерге вакытта 35 минут кына рөхсәт ителә», — дип аңлатты директор.

Эльвира Камалова башка фәннәрне укыткан мөгаллимнәрнең татар филологиясе белеме буенча югары квалификацияле белгечләр булуын искәртте. «Мәсәлән, журналистикада укыту татарча һәм русча булса да, төп юнәлеш — татар телендә язу үрнәкләрен өйрәтү. Укучыларның публицистик мәкаләләре төрле журналларда чыгарыла бара. Тележурналистикада да шул ук юнәлеш буенча бара», — диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*