tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә Ана теле укытучыларының форумы үтте
Ульяновск өлкәсендә Ана теле укытучыларының форумы үтте

Ульяновск өлкәсендә Ана теле укытучыларының форумы үтте

Ульяновск өлкәсендә Ана теле укытучыларының чираттагы өлкә форумы узды. Анда өлкә район-авылларыннан килгән рус, татар, чуваш һәм мордва теле укытучылары катнашты. Форумда «Иң яхшы ана теле бүлмәсе», «Иң яхшы мәктәп музее» өлкә конкурсында җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Өлкәнең мәгариф министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Кисилева делегатларны һәм кунакларны сәламләп быелның 1 нче гыйнварыннан өлкәдә яңа закон эшли башлавы хакында хәбәр итте. Аның нигезендә быелдан башлап мәктәпләрдә эшләүче педагог остаз категориясе булган укытучылар ай саен 12300 сум, педагог-методистлар 6150 сум һәм педагог-тикшерүче (исследователь) 9994 сум өстәмә түләү ала башлаячаклар. Билгеле, мондый төр укытучылар арасында ана теле укытучылары да байтак. Мондый мәртәбәле Форумда Татарстаннан да вәкилләр катнашты.

Татарстанның Мәгарифне үстерү институты проректоры Гөлнара Сәгиева үз чыгышында Россия төбәкләрендә татар теле укытуның торышы, кайбер төбәкләрдә тел укыту проблемалары хакында сөйләде. Ул белдергәнчә, сонгы елларда укучыларның Бөтенроссия олимпиадасында катнашучыларның саны кимүенә басым ясады. Сер түгел, бу төбәкләрдә ана теле сәгатләренең саны кимүеннән килә.

Форумда Россия Мәгарифне устерү институтының баш белгече Дмитрий Савинов чыгыш ясап төбәкләрдә ана теле укытучыларына зур кытлык сизелә диде. Бүген Татарстанга 200 гә якын татар теле укытучысы кирәк, диде ул уз чыгышында.

Рәмис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*