tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә Идел аръягы районында Мәүлид бәйрәме
Ульяновск шәһәрендә Идел аръягы районында Мәүлид бәйрәме

Ульяновск шәһәрендә Идел аръягы районында Мәүлид бәйрәме

Кичә, ягъни 29 нчы январь көнне Ульяновск шәһәрендә Идел аръягы районы җирле татар милли–мәдәни мохтарияте башлангычы белән берничә чара узды. Әлеге оешма Ульяновскиның иң зур районнарының берсендә эшләп, шактый эш-гамәлләр күрсәтергә өлгерде. Мохтарият рәисе Нәзметдинов Рафаэль Әминович үзенең тырышлыгы, җирле хакимият һәм милләттәшләребез белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә лаеклы ихтирам яулый алды.

Бу көндә шәһәрнең 64 нче мәктәбендә Идел аръягы районы җирле татар милли–мәдәни мохтариятенә махсус бирелгән бүлмәдә “Ислам һәм бүгенге заман” исемендәге түгәрәк өстәл узды. Мондый чаралар уздыру әлеге үзәктә матур бер гадәткә кереп киткән, ул җыеннарда татар телен укыту, милли традицияләрне саклау, район хакимияте вәкилләр белән очрашулар даими булып тора. Түгәрәк өстәлдә катнашкан Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, Казанның меңьеллык исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Болгар шәһәренең “Ак мәчет”е имамы, Кулатка егете Руслан хәзрәт Фәхретдинов, Ульяновск өлкәсе Мөселманнарның үзәк диния нәзариятенә караган мөфтият вәкиле Рәсүл хәзрәт Фәтхуллов, шушы ук өлкәнең Россиянең мөфтиләр шурасына караган мөфтият рәисе Мөхәммәд хәзрәт Байбиков һәм башкалар үз чыгышларында бүгенге көндә ислам дине үсешенең яңа этапка керүен, саннан сыйфатка күчүнең мөһимлеген билгеләделәр.

Әлеге түгәрәк өстәлгә ике мөфтият вәкилләрен дә чакырып, алар арасында үзара хезмәттәшлекне башлап җибәрә алуы белән Рафаэль Әминович өлкә дини оешма җитәкчеләрен берләштерүгә зур бер адым ясады. Төштән соң Ульновск шәһәренең иң мәшһүр рестораннарының берсендә зур Мәүлед кичәсе оештырылды.

Астагы рәсемнәрдә мохтарият рәисе Р.Ә.Назметдинов, түгәрәк өстәлдән һәм мәүлед кичәсеннән мизгелләр, 64 нче мәктәптәге татар тарихына багышланган музей күренешләре.

Ренат Вәлиуллин,
Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты рәисенең Беренче урынбасары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*