tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида Халыкара туган тел көненә багышланган түгәрәк өстәл узды
Ульяновскида Халыкара туган тел көненә багышланган түгәрәк өстәл узды

Ульяновскида Халыкара туган тел көненә багышланган түгәрәк өстәл узды

Ульяновск шәһәренең “Бердәмлек” китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган түгәрәк өстәл узды. Биредә шәһәр китапханә мөдирләре, милли автономия җитәкчеләре катнашты.

Сүз телне өйрәнү турында гына түгел, ә балалар бакчаларында сабыйларны милли рухта тәрбияләү, мәктәп балаларын китапханәләргә тарту, китапка мәхәббәт уяту мәсьәләләре дә күтәрелде. Өлкәнең татар автономиясе рәисе һәрвакыттагыча китапханәгә бик күп татар китаплары бүләк итте. Алар арасында балаларга атап чыгарылганнары да байтак. Ә иртәгә өлкә губернаторы катнашында өлкәнең ана теле укытучылары Форумы узачак. Ел саен Халыкара туган тел көнендә узучы бу чарада 350дән артык укытучы катнашыр дип көтелә.

Рәмис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*