tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида Мордовия татарлары мәдәнияте көне узды
Ульяновскида Мордовия татарлары мәдәнияте көне узды

Ульяновскида Мордовия татарлары мәдәнияте көне узды

Әлеге чара кысаларында республикада яшәп иҗат итүче рәссам , Мородовиянең атказанган рәссамы, Россия рәсамнары берлеге әгьзасы Малик Яубушевның рәсемнәреннән күргәзмә ачылды.

Аннан соң ике төбәкнең татар автономиясе һәм татар эшмәкәрләр клубы белән мәдәният, сәнгать һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Мәдәният көне республиканың сәнгать осталарының зур концерты белән тәмамланды.

Бу көнне кунаклар куршеләре өчен хэәләл ризыклардан әзерләнгән сәүдә күргәзмәсе дә  алып килгән иде. Мәдәният көнен ябу тантанасында Мордовия кунакларына Ульяновск шәһәре мэриясенең мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәм концертында Мордовиянең данлыклы, ярты гасырлык тарихы булган «Умырзая» халык ансамбленең чыгышын тамашачылар аеруча җылы каршы алды. Кунак ашы кара каршы дигәндәй, семберлеләр көзгә Мордовиядә татар сәнгате көнен уздырырга килешенде.

Рамис Сафин, Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*