tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида татар театрлары фестивале башланды
Ульяновскида татар театрлары фестивале башланды

Ульяновскида татар театрлары фестивале башланды

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә халык hәм үзешчән татар театрларының Барый Тарханов исемендәге төбәкара фестиваленә старт бирелде. Бишенче тапкыр узучы фестиваль көннәрендә семберлеләр игътибарына татар драматургларының 9 спектакле тәкъдим ителәчәк.

Мәдәният үзәге сәхнәcендә өлкәдә эшләп килүче сәнгать коллективлары белән беррәттән, Татарстанның Буа hәм Апас районнарыннан, Чуашстанның Бикшик авылыннан килгән театр артистлары да чыгыш ясаячак. Сәхнә осталары репертуарны да күптөрле итеп сайлаганнар. Берәүләр комедия жанрын үз итсә, икенчеләре классик әсәрләргә өстенлек биргән.

“Милләттәшләребез театрлар фестивален аеруча да якын күрәләр, көтеп алалар. Чакыру билетлары бер көн эчендә таралып бетте”, – ди Татар мәдәният үзәге җитәкчесе, әлеге проектны гамәлгә куючы Рамилә Сафина.

Фестивальне рәсми рәвештә ачу тантанасында катнашучыларны өлкнең cәнгать hәм мәдәни сәясәт министры урынбасары Елена Куракова сәламләде. Ул милли театрларның эшен югары бәяләп, ана телен, мәдәниятне саклап калып үстерүдә зур роль уйнауларын ассызыклап үтте.

Ә өлкәнең Милли мәдәниятләрне яңарту hәм үстерү үзәге җитәкчесе Нурия Туркова традицион фестивальгә яңалык кертергә тәкъдим итте.

“Спектакльләр ел саен кабатланмасын иде. Киләсе елда, мәсәлән, музыкаль, ягъни җыр-биюле тамашалар куеп, халык белән элемтә урнаштырырга мөмкин”, – диде Нурия Минзагит кызы.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин фестивальне оештыру максатында зур көч куйган өчен Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Нәкъ менә алар тырышлыгы белән фестиваль быел инде бишенче тапкыр уздырыла”, – диде мохтарият җитәкчесе.

Фестивальне ачып җибәрү хокукы Ульяновск шәhәренең «Киндяковка» мәдәният йорты карамагында эшләп килүче «Нур» татар халык театры коллективына (режиссеры – Җәмилә Мифтахова) бирелде. Билгеле, бу очраклы гына түгел, күптән түгел генә алар Казанда узган мәртәбәле конкурста – «Идел-йорт» Бөтенроссия татар театр коллективлары бәйгесендә дәрәҗәле беренче урынны яулап кайттылар. Әлеге иҗат коллективы тамашачыны танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның «Син бит минем бер генә…» әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакль белән шатландырды. Һәркемне уйландырырлык шушы спектакль барышында милләттәшләребез Җәмилә Мифтахованың үз эшенең остасы, чын профессионал, талантлы режиссер булуына тагын бер тапкыр инандылар.

Артистлар ике сәгать дәвамында халыкны тәмам әсир итеп, үзләренә караттылар. Театр сөючеләр аларга кушылып җырладылар да, еладылар да, биеделәр дә. Сәхнә осталары — Әнвәр hәм Фирая Шайхутдиновлар, Мәүлетдин Тазетдинов, Гөлинә Җаббарова hәм Наил Шигабутдинов бары тик мактау сүзләренә генә лаек. Безнең күз алдыбызда аларның рольләрне башкару сәләте елдан-ел остара, шомара бара. Ә яшь артист – рәссам ролен башкаручы Илизә Шәрипова сәхнәгә килеп чыгу белән тамашачыны үзенә гашыйк итте.

Күңелләрдә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырган тамаша тәмамланганнан соң, автономия рәисе Рамис Сафин белән Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина «Нур» татар халык театры артистларына иҗат уңышлары теләп, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Рузия Хәлимова

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*