tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида – туган тел укытучылары Форумы .
Ульяновскида   – туган тел укытучылары Форумы .

Ульяновскида – туган тел укытучылары Форумы .

Россия законнары,  аның Конституциясе һәр халыкка туган телен өйрәнүгә  хоукулар  биреп, төбәкләрдәге җирле хакимиятләр тарафыннан шартлар тудырылып  та байтак ата-аналар балаларының  туган телен өйрәнүгә каршы. Россиядә беренчеләрдән булып Ульяновск шәһәрендә ана теле укытучыларының төбәкара Форумында катнашучылар әнә шул хакта борчылып сөйләделәр. Анда 400 гә якын татар, чуваш һәм мордва теле укытучылары туган телне укытуга бәйле булган проблемалар, бүгенге глобализация  шартларында телне саклау һәм гаиләдә милли тәрбия мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.

Милли телләр укытучыларының уртак Форумын уздыру очраклы түгел. Чөнки аларның һәрберсен дә берүк  проблемалар борчый, уртак язмыш бәйләп тора.Мәгариф министрлыгы вәкилләре белдергәнчә, Россиянең барлык төбәгендә дә сәгатьләр санының аз булуы борчый.

Телнең киләчәген, аның кулланылышы һәм сакланышы хакында укытучыдан да күбрәк белүче юктыр.

Ульяновск шәһәрендә барлык мәктәпләрдә дә диярлек татар теле дәрес, түгәрәк һәм факультативларда  алып барыла. Ләкин йөрүчеләр аз.

Мәктәпләрдә татар теле түгәрәкләре эшләсә дә байтак бала анда йөрүне кирәк санамый. Аеруча катнаш гаиләләрдә туган балалар.

Озак еллардан бирле  өлкәнең татар автономиясендә мәгариф мәсьәләләре белән шөгылләнүче  Әлфия ханым Әбетдинова белдергәнчә, мәктәпләрдә укучы 14514 татар баласының бары тик 8 меңнән артыгы гына ана телен өйрәнүгә йөри. Укытучы да бар, дәреслекләр дә җитәрлек. Ләкин ата-аналар гына балаларын үз телләрендә укытырга теләми. Чынлы районы Юеш Бөгернә авылы мәктәбендә татар теле түгәрәген 1993 нче елдан бирле  башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлия Хәлиуллова алып бара. Балалар йөрергә теләсә дә, әниләре каршы, ди.

Авыл районнарындагы укытучыларның байтагы өлкәнең  “Өмет” газетасы белән дә тыгыз элемтәдә торалар, кайберләре хәбәрче вазифасын да башкара.

Проблемалар һәм югалтулар белән бергә табыш һәм уңышлар да юк түгел. Озак еллар татар мәгариф системасында эшләүче Әлфия Әбетдинова Россия мәгариф минситрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ә Димитровград шәһәрендәге Г.Тукай исемендәге мәктәпнең татар теле укытучысы Гүзәл Сәмигуллина әле яңа гына Казанда татар теле укытучыларының Бөтенроссия конкурсында икенче урынны алып кайтты.  Бүгенге Форумда аны да зур трибунадан котладылар.

Форумда Ульяновск өлкә хөкүмәт рәисе Александр Смекалин журналистлар  белән очрашуда төбәк мәктәпләрендә алга таба да милли телләрне укытыр өчен шартлар тудырылачак диде.

 

Рамис Сафин Ульяновск.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*