tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Ульяновскта бәхет клубы старт алды
Ульяновскта бәхет клубы старт алды

Ульяновскта бәхет клубы старт алды

“Бәхет” клубы старт алды.

Һәр ата-ана үз баласына  булдыклы кияү яки уңган,тәмле телле һәм киң күңелле килен насыйп булсын иде дип тели.   Элек булачак килен-кияүне җиде буын әби-бабасын белеп, тирә-күршеләреннән сорашып димләгәннәр. Димче әбиләргә совет заманында караш   тискәре булса да, хәзер зур шәһәрләрдә бу янә тормышка кереп бара. Күпләрне борчыган әлеге проблеманы хәл итүне Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы үз өстенә алды. Яшьләргә бер-берсе белән аралашырдай, төпле киңәш алырдай  “Бәхет” клубы эшләп китте һәм узган шимбә көнне Татар мәдәният үзәгендә “Бәхет” быелгы беренче очрашуын уздырды.  . Кичәгә килгән егетләр һәм кызлар үзара аралашып һәм төрле уен-конкурсларда катнаштылар, биеделәр, җырладылар, ә соңыннан бер өстәл артында тәмле итеп чәй эчтеләр. Таралышыр алдыннан яшьләр бер-берсенә карата  “Сөйкемлелек анкетасы”н  тутырдылар. Нәтиҗәдә ун пар арасыннан бишесе бер-берсенә теләктәшлек  белдерде .

-“Бәхет” клубында яшьләргә генә түгел, ялгыз калган ирләр һәм хатыннарга  бер-берсен табарга ярдәм итәргә уйлыйбыз., Максатыбыз ялгызларны таныштыру, бәхетле гаиләләр санын арттыру,  – дип уй-планнары белән уртаклашты әлеге клуб җитәкчесе Алсу Низаметдинова.

Элек заманда гаиләләр нык, ялгызлар аз булган. Чиләгенә күрә капкачын туры китерсәң, суы түгелми бит, шуның кебек, гаилә дә тулы саклана.

”Бәхет” клубының чираттагы кичәсе 9 апрель көнне булачак.Рәхим  итегез! Көтеп калабыз!

Белешмәләр өчен телефон:8-902-127-15-39 (Алсу Абдулловна)

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*